(Казан шәһәре
KZN.RU, 28-нче сентябрь). Лобачевский урамы, 10 адресы буенча урнашкан Татарстан
Композиторлар берлегенең төзекләндерелгән бинасын бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов
карап кайтты.
Аны Татарстан Президенты
Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан Мэры Илсур Метшин, Тр Президенты ярдәмчесе
Ләйлә Фазлыева, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей
Фролов озата йөрде.
Искәртергә кирәк,
Композиторлар союзы бинасы 1906 елда төзелгән М.И.Подуруева-Стахеева йорты
комплексына керә һәм архитектура һәйкәле булып тора. Әлеге аңлатмаларны россия
һәм Татарстан Композиторлар берлекләре рәисе Рәшит Кәлимуллин бирде.
Рөстәм
Миңнехановка төзекләндерү эшләре барышы һәм алга таба куелган бурычлар турында
хәбәр иттеләр. Аерым алганда, бина тирәсендәге территорияне төзекләндерүгә
өстәмә акча кирәклеге турында сүз чыкты. ТР Президенты проектлаучыларга әлеге
мәсьәлә буенча проект бәясен билгеләргә һәм расларга йөкләде.
Бинада Татарстан
Президенты яңартылган эш кабинетларын һәм концерт залын карады. Музей
бүлмәсендә Рәшит Кәлимуллин борынгы төрки музыка җиһазларын күрсәтте – кылкубыз,
саз, думбра һәм башкалар. ТР Композиторлар берлеге рәисе фикеренчә, элеккеге
традицияләрне кайтару вакыты җитте. "Татар халкының музыка мәдәнияте бик
үзенчәлекле, анда күп төрле музыка кораллары яңгырый. Әмма бүген күбесенчә
курайны гына беләләр. Безнең музыка традицияләрен кайтарырга кирәк", - дип
билгеләде Рәшит Кәлимуллин.
Ул Рөстәм
Миңнехановка рәхмәтен җиткерде. "Бик матур биналы булдык. Яшьләр белән эшләү,
очрашулар уздыру өчен бөтен шартлар да бар. Бүгенге көндә бу бинада күп төрле
мәдәни вакыйгалар уздырыла”, - диде Рәшит Кәлимуллин.
Шуннан соң
кунаклар төрки халыкларның тынлы һәм кыллы музыка кораллары яңгыравында көй
тыңладылар, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.