(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче август, Михаил Ченцов). 1
сентябрьдә 78 меңнән артык укучы һәм 2 мең бала яңартылган мәктәп һәм балалар
бакчаларына аяк басачаклар. Татарстан башкаласында 13 мәктәп һәм 9 балалар
бакчасы бинасларын, гомуми бәясе
523,6 млн сумга исәпләнгән, төзекләндерү эшләренең төп өлеше тәмамланып килә. Моның турында
бүген эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Торак-коммуналь
хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте.
Чыгыш ясаучы
сүзләренә караганда, узган еллардагы кебек үк, мәктәпләрдә 8 төрле эш башкарылган: түбә, фасад,
фундамент,инженерлык системалары, санитар челтәрләр, керү юллары, тәрәзә һәм
ишекләр төзекләндерелде. Балалар бакчаларында боларга өстәп, “җылы идәннәр”
урнаштырылды.
И.Метшин мәктәп биналарын капиталь төзекләндерү
программасының әһәмиятен ассызыклады. “Әлеге программаның мөһимлеге турында
озак сөйләргә мөмкин. Безнең
мәктәпләрнең начар хәлдә икәнен күреп йөрәк әрнегән вакытларны хәтерлим. Һәм
менә хәзер без аларның ничек үзгәрүе турында сөйлибез”, - диде И.Метшин.
И.Гыйниятуллин билгеләп үткәнчә, төзекләндерү эшләренең төп йогынтысы
булып сәламәтләндерү эффекты тора. “Минем соравым буенча, Мәгариф идарәсе балаларның
сәламәтлек буенча мәктәпкә йөрми калган көннәр буенча ситуацияне анализлады. Һәм
без капиталь төзекләндерү эшләреннән соң мәктәпләрдә балаларның сәламәтлек
буеча килми калган көннәре азрак булуын күрәбез. Төзекләндерелгән мәктәпләрдә
балалар 5-8% кимрәк авырый башлады”, - дип кызыклы факт белән уртаклашты ул.
“Саннар булса, алар белән бүлешергә һәм 5-8% авыручылар саны кимү белән шатланырга
кирәк. Балаларның сәламәтлеге – безнең иң зур байлыгыбыз. Бу чынлап та кызыклы
статистика”, - диде Мэр.
Азакта шәһәр башлыгы гомуми белем бирү учреждениеләрен
капиталь төзекләндерү программасына охшаш программалар юк икәнен билгеләп үтте. “134 мәктәп төзекләндерелде, 8 –
калды, тагы биш еллык программа дәверендә, вакыты җитү сәбәпле, мәктәпләр
өстәләчәк. Без күрше төбәкләрдәге коллегаларыбыз белән аралашабыз. Алар мондый программа турында хыяллана
да алмыйлар. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка бу программа өчен рәхмәт.
Мондый программа тагын балалар бакчалары өчен дә булачагына ышанып калабыз һәм
тиздән нәтиҗәләр күрәчәкбез”, - дип нәтиҗә чыгарды Казан Мэры.