(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче август, Антон Ноздрин). 30
августка Казанда Шәһәр көненә багышланган күп төрле чаралар планлаштырылган. Шәһәрлеләрне
һәм башкала кунакларын спорт ярышлары,
яңа объектлар ачу, концертлар, фестивальләр көтә. “Шәһәрнең һәр яңа туган көне Казанның
уңайлылык, төзекләндерелү һәм туган шәһәребез өчен горурлык буенча планкасын
күтәрергә тиеш”, - диде Казан Мэры Илсур Метшин бүгенге эшлекле дүшәмбедә.
И.Метшин Шәһәр көне уңаеннан традицион рәвештә яңа
соцобъектлар кертеләчәк, дип искәртте. “Заречье” үзәге икенче тапкыр туды, 3
мең бала анда шөгыльләнә алачак”, - диде шәһәр башлыгы һәм ТР Президенты Рөстәм
Миңнехановка бүлеп бирелгән акча өчен рәхмәтен белдерде. Казан Мэры бик күп
объект, шул исәптән ике мәктәп ачылуын ассызыклады. “Чираттагы туган көнне каршылыйсы урыннар бар”, - диде
И.Метшин яңа объектлар турында.
Шәһәрнең Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов районнарда бәйрәм
чараларының инде башлануы һәм аларның 30 августка кадәр дәвам итүе турында сөйләде. Төрле концертлар,
мастер-класслар һәм тренинглар шәһәрнең торак массивларында, җәмәгать киңлекләрендә
һәм мәдәният йортлары янында узачак.
А.Абзалов Бәйрәмнең үзенчәлекле прологы булып Казан Кремлендә
узачак халыкара тынлы оркестрлар фестивале тора, дип билгеләп үтте. “25-26
августта барлык килүчеләрне Казан Кремлендә тантаналы йөрешләр, җыелма оркестрның
искитмәле чыгышы көтә. Биредә Россия һәм Татарстан гимнары, татар
композиторларының көйләре 18 оркестр тарафыннан уйналачак”, - диде идарә
җитәкчесе. 29 августта казанлыларны һәм башкала кунакларын җыр бәйрәме көтә.
А.Абзалов хәбәр иткәнчә, 17.00 сәгатьтә “Казан” Гаилә үзәге каршында татар
эстрадасы җырчылары катнашында концерт булачак, ә 22.00 сәгатьтән кунаклар
аршында танылган коллектив “Хор Турецкого” чыгыш ясаячак.
Быел Татарстан башкаласында берничә социаль инфрастуктура
объекты ачылачак. Даурия урамының 29 һәм Ямашев проспектының 74 йортлары
территорияләрендә яңартылган ишеглады мәйданчыклары ачылачак, дип сөйләде А.Абзалов. “Биредә клумбалар
һәм эскәмияләр белән ял итү зоналары, заманча җиһазландырылган спорт мәйданчыклары,
балалар мәйданчыгы ачылачак, асфальт капламы һәм җәяүлеләр сукмаклары
яңартылачак”, - диде идарә башлыгы. 30 августта төзекләндерүдән соң Сыртланова
урамындагы балалар паркы ачылачак.
А.Абзалов сүзләренчә, 29 августта Большая Красная урамындагы 65-нче йорт фасадында ТАССР дәүләт
эшлеклеләре Гомәр Госманов һәм Фикрәт Тәбиевка мемориаль такта куелачак. 30
августта татар поэзиясе классигы Һади Такташка һәйкәл ачылачак. Ул Марсель
Сәлимҗанов һәм Һади такташ урамнары киселешендәге скверда урнашачак.
А.Абзалов шулай ук, 30 августта шәһәрдә күп төрле бәйрәм
чаралары, фестиваль һәм концертлар планлаштырылуын сөйләде. Көн бәйрәм салюты
белән тәмамланачак. Аның сөйләвенчә,
салют 22.00 сәгатьтә башланачак
һәм 5 минут дәвам итәчәк. А.Абзалов салют карар өчен Кремль яр буен һәм “Казан”
гаилә үзәге территориясен сайларга киңәш итте.
И.Метшин бәйрәмгә күп төрле чаралар әзерләнүен ассызыклады. “Казанлылар
һәм шәһәр кунаклары өчен бәйрәм чараларының күп төрле булуы, төрле зәвыкка туры
килүе бик яхшы күренеш. Бәйрәмдә барлык казанлыларны да күрәсе килә”, - диде
Мэр.