(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче август, Зилә Гайфи). Бүген
Казан Мэры Илсур Метшин Башкарма комитетта Вьетнам социалистик республикасының
Екатеринбургтагы генераль консулы Ву Зуй Мынг белән күреште. Яклар туризм өлкәсендә хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алышты. Очрашуда шулай ук
Туризм үсешенә ярдәмлек күрсәтү комитеты директоры Дарья Санникова катнашты.
Илсур Метшин кунакны сәламләде һәм Татарстан белән Вьетнам
арасындагы булган бәйләнешләрне үстерү зарурлыгын билгеләп узды. Ике
республиканың уртак яклары бар, аерым алганда ул туризм өлкәсе. “Вьетнам
дөньяның иң матур илләренең берсе. Ул Көньяк-Көнчыгыш Азиянең туристларны җәлеп
итә торган хәзинәсе булып тора. Туризм тармагын үстерү бөтен дөнья буенча югары
бәяләнә, әлеге юнәлештә сез алга таба зур адым ясагансыз. Вьетнам – дөньяның
үсеп килә торган туризм базарларының берсе. Шулай ук, сезнең тышкы икътисади
бәйләнешләрне, сәнәгатьне һәм заманча технологияләрне үстерү өлкәләрендә
тәҗрибә бар”, - диде Мэр.
Шәһәр башлыгы Казан һәм Вьетнам башкаласы Ханой шәһәрләренә
бер меңнән артык яшь булуын искәртеп узы. “Сезгә Казанның Россия Федерациясендә
иң матур һәм алга киткән шәһәрләрнең берсе икәне билгеле. Безнең шәһәрдә даими
рәвештә зур күләмле чаралар, төрле дәрәҗәдәге спортив чаралар уза. Шәһәребезнең
борынгы өлеше ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән. Туризм буенча
безнең шәһәр илебездә Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән соң тора. Вьетнам
кешеләре өчен дә безнең шәһәр кызыклы булыр дип ышанабыз”, - диде шәһәр
башлыгы.
Ву Зуй Мынг Илсур Метшинга җылы сүзләре өчен рәхмәтен белдерде.
Шулай ук, ул Казанның кунакчыллыгын билгеләп узды. “Мин сезнең матур
шәһәрегездә булуыма бик шат. Казан Россиянең икътисади һәм туристик үзәкләренең
берсе булып тора. Шул ук вакытта сезнең шәһәрегезнең бай тарихы һәм мәдәни
үзенчәлеге бар. Минем килүемнең максаты – шәһәр белән танышу һәм безнең
хезмәттәшлекне ныгыту. Сезнең җитәкчелегегез астында Казанның яшәү өчен һәм
туризм өчен уңайлы урынга әйләнүе куандыра”, - диде консул.
Илсур Метшин һәм Ву Зуй Мынг Вьетнам һәм Татарстан арасында
сәяси, икътисади һәм мәдәни бәйләнешләрне ныгытырга һәм үстерергә кирәк дигән
фикер белдерделәр. “Әлеге очрашу безнең илләр һәм республикалар арасында
барлыкка килгән мөнәсәбәтләрне ныгытуга ярдәм итәчәк дип ышанам”, - диде Мэр
очрашу ахырында.
Моннан алда Ву Зуй Мынг Татарстан Президенты Рөстәм
Миңнеханов белән очрашты.