(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче август, Михаил Ченцов). Татарстан
башкаласында капиталь төзекләндерү барышында су үтү сәбәпле 5 йорт зыян күргән.
Моның турында бүген эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары –
Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте.
Чыгыш ясаучы
сүзләренчә, су үтү очраклары түбәне төзекләндергәндә килеп чыккан. “Түбә
төзекләндерү эшләрен башкарганда төп шарт – тентлар булу. Ләкин алар да көчле
җилле яңгырлар вакытында су үтүдән саклый алмады”, - дип аңлатты
И.Гыйниятуллин. Аның сүзләренә караганда, зыян күргән йортларда яшәүчеләргә (Мир ур., 13а,
Энергетиклар ур., 5, Ямашев проспекты, 88, Маршал Чуйков ур., 52, Сафиуллин ур., 24) зыян подрядчы оешмаларның
иминиятләштерелү исәбенә,
яисә, яшәүчеләр теләге белән, подрядчы оешма зыян күргән фатирларны
төзекләндерәчәк. Зыянны бәяләү өчен актлар төзелгән, барлык компенсацияләр йортларны
тапшырганчы түләнәчәк.
И.Метшин капиталь төзекләндерү эшләрендә җәй “юеш” эзләр
калдырды, дип билгеләп үтте. “Кызганыч, форс-мажор очраклары булды. Көчле җил
тентларны аерып, фатирларга су үтте. Мондый очраклар өчен зыянны каплау
шартлары язылган. Мондый ситуцияне булдырган подрядчылардан барысын да төзәтүне сорыйм. Үзем тикшерәчәкмен, андый
йортлар күп түгел, ләкин бар, һәм аларның һәркайсы тикшереләчәк”, - диде Мэр.
Казан Мэры шулай ук, элеккеге тулай торакларны капиталь төзекләндерү программасы турында
да фикерен белдерде. Алдан исәпләү буенча төзекләндерү эшләре 3,1 млрд сумга
исәпләнә. Бу шәһәрдә торак йортларны капиталь төзекләндерү программасының 2
еллык суммасына тиң. “Тулай
торакларны төзекләндерү программасын өйрәнәчәкбез, Татарстан Хөкүмәте һәм республика
Президентына тәкъдим итәчәкбез. Монда үзенчәлек бар: тулай торакларда гомуми
куллану урыннары 3,5 тапкыр күбрәк. Бу исә программаны гамәлгә кертү буенча
аерым шартлар тудыра, шуның өчен аерым хәл ителергә тиеш”, - диде И.Метшин.