(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы июнь, Алсу Сафина). Бүген
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Киров һәм Мәскәү районының
учреждениеләре һәм объектларында булып кайтты. Аны Казан Мэры Илсур Метшин
озата йорде. Татарстан Президенты Восстание урамында капиталь төзекләндерелгән
күп фатирлы торак йортларны тикшерде.
Рөстәм
Миңнехановка шулай ук халык тормышын яхшыртуга юнәлтелгән яңа технологик
алымнарны тәкъдим иттеләр.
Объектларда аңлатмаларны Киров һәм Мәскәү районнары
администрация башлыгы Сергей Миронов биреп барды. Восстание урамныдагы йортларда
комплекслы капиталь төзекләндерү үткәрелгән, инженер челтәрләре алыштырылган,
түбә яңартылган, тышкы ягы, эчке гомуми кулланыштагы бүлмәләре яңартылган. Җылыту
системасын энергияне куллану нәтиҗәлеген арттыру максатыннан һава торышы буенча
көйләү җайланмасы куелган. Халыкның иминлеген тәэмин итү максатыннан йортларда
видео камералар урнаштырылган. С.Миронов сүзе буенча, районда барлыгы 1,5 мең
видеокамера урнаштырылган.
Казан Мэры Илсур
Метшин үз чиратында әлеге йортларны төзекләндерергә мөмкинлек биргән өчен ТР
Президентына рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Моннан соң ТР
Президенты Казан Мэры Ислур Метшин, Татарстан Республикасының эчке эшләр министры
Артем Хохорин һәм Россиянең эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарә
башлыгы Алексей Соколов белән бергә Академик Королев урамында урнашкан тәртип
саклау пунктын карап кайтты. Тәртип саклау пункты биш катлы бинаның
беренче катында урнашкан, урам ягыннан аерым ишеге бар. Барлыгы пунктта 4
бүлмә, бинаның гомуми мәйданы - 73 кв. метр. биредә эчке төзекләндерү эшләре
тәмамланып килә. Татарстан Президенты Тәртип саклау пунктының башлыгы Иван
Блаченков белән танышты.
Шуннан соң Рөстәм
Миңнеханов Киров һәм Мәскәү районы администрациясе бинасын карап кайтты. Дәүләт
органнарын кешеләргә ачыграк итү концепциясе буенча бинаны халык белән элемтәне
яхшырту һәм муниципаль хезмәт күрсәтү өчен уңайлы итү төзекләндерү проектында
каралган. 2017 ел гыйнварыннан бинада кунакчыллык зонасы эшләп килә. Анда
бүлекләр белгечләре эшли. Көненә биредә 350 кеше кабул ителә. Оператив идарә
итү үзәге эшләнгән, анда "Имин шәһәр" программасы буенча райондагы
йортларда урнаштырылган видеокүзәтү камераларыннан сигнал килә. Әлеге система
"Халык контроле", "Ачык Казан" системаларына килә торган
мөрәҗәгатьләргә тиз арада тикшерү үткәрергә ярдәм итә.
Шулай ук, Казан Мэры, район администрациясе башлыгы һәм “Таттелеком”
ачык акционерлык җәмгыяте вәкилләре Татарстан Президенты белән квартал
арасындагы юлларында һәм шәһәр поселокларының контейнерлар мәйданчыкларына
камералар урнаштыру турында сөйләштеләр.
Р.Миңнеханов сүзе
буенча, объектларның капиталь төзекләндерү эшләре аларга килеп тоташа торган
территорияләрне дә төзекләндерү эшләре белән комплекста барырга тиеш.