(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы июнь). Казанның “Химград”
технополисында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм “Роснанотех” ачык
акционерлык җәмгыяте рәисе Анатолий Чубайс “Advenira Enterprises, Inc.” нанокомпозит
каплам җитештерү буенча “ТАТ-Адвенира” заводын ачтылар. Чарада шулай ук Казан
Мэры Илсур Метшин катнашты.
Проект төзүчеләр исәбе буенча беренче елда завод кимендә 30
мең литр продукция җитештерәчәк. Киләчәктә җитештерү күләмен елына 300 мең литрга
кадәр арттыру күздә тотыла.
“Нанокомпозин эремәләре эшләнмәләрнең хезмәт вакытын һәм
ышанычлыгын арттырачак. Әлеге проект ярдәмендә сәнәгатьчелек өчен яңа
мөмкинлекләр ачыла. Инновацион каплам металл конструкцияләренең саклыгын тәэмин
итә, ул суднолар төзелешендә һәм башка тармакларда кулланылырга мөмкин”, - диде
Р.Миңнеханов.
А.Чубайс проектны әзерләүче Эльмира Рябованың эшләрен
уникаль нанотехнологияле процесс дип атады. “Әлеге проектның перспективалары
булуын күрдек”, - диде “Роснано” башлыгы.
А.Чубайс фикеренчә, “КАМАЗ” ачык акционерлык җәмгыяте нанокапламның
бер кулланучысы була ала.