(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче июнь, Алсу Сафина). Бүген Казан
Мэры Илсур Метшин шәһәрнең Яңа Савин районында урнашкан 165-нче номерлы балалар
бакчасында төзекләндерү эшләренең барышын тикшереп кайтты. Мәктәпкәчә белем
бирү учреждениесендәге төзекләндерү эшләре җәй азагына кадәр төгәлләнәчәк.
Коллектив урамы 25а адресы буенча урнашкан балалар бакчасы
1960 һәм 1967 елларда төзелгән үзара тоташкан ике бинадан гыйбәрәт. Төзелеш
вакытыннан алып биредә капиталь төзекләндерү эшләре бер дә уздырылмаган.
Балалар бакчасының мөдире Светлана Белова шәһәр башлыгына
төзекләндерү эшләренең барышы турында сөйләде.
Хәзерге вакытта бер бинаның түбәсен төзекләндерү эше
тәмамланган, ә икенчесендә әлеге эш төгәлләнеп килә. Моннан кала, биналарның
фасадлары яңартыла, яңа җылыту системалары урнаштырылган, биналарның берсендә беренче
катта урнашкан бүлмәдә җылы идәннәр урнаштырыла.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Торак-коммуналь
хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин сүзе буенча, балалар бакчасын
төзекләндерү эшләренең 70% тәмамланган. Балалар бакчасы мөдире сүзе буенча,
вакытына өлгерү максатыннан эшләр ял көннәрендә дә башкарыла.
“Барысы да бик матур булган. Элеккеге күренеш белән
чагыштырганда аерма шактый зур”, - диде Казан Мэры.
Шәһәр башлыгы әлеге эшләрнең ТР Президенты ярдәме белән
башкарылуын искәртеп китте. Тиешле карар белән 9 бинада урнашкан Казанның 8 балалар
бакчасына капиталь төзекләндерү эшләре өчен 530 млн сум акча бүлеп чыгарылды.
Светлана Белова сүзе буенча, балалар, тәрбиячеләр һәм
ата-аналар төзекләндерелгән балалар бакчасына килүне түземсезлек белән көтеп торалар.
Балалар бакчасы хезмәткәрләре белән сөйләшкәндә, Казан Мэры
балалар бакчасына яңа җиһазлар кирәклеге турында әйтеп узды. “Әлеге мәсьәләне
чишәргә кирәк. Татарстан Президентына хәбәр итәрбез, йөкләмәләр бирелде, эшне
ахырына кадәр җиткерербез”, - диде И.Метшин.
Шулай ук, ул балалар бакчасына килеп тоташа торган
территорияне төзекләндерү мөмкинлеген эшләп бетерергә кушты.
Казан Мэры белән әлеге чарада шулай ук Мәгариф идарәсе
башлыгы Илсур Хадиуллин, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе
башлыгы Тимур Алибаев, “Ремонтстройсервис” подрядка алынган оешманың генераль
директоры Миңнегәрәй Насыйбуллин катнашты.