(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче июнь, Алсу Сафина). Җәй азагына
кадәр “Фон” төркем компанияләренең “Молодежный” торак комплексындагы 3-нче
номерлы йорт кулланылышка тапшырылыр дип планлаштырыла. Шулй ук, “Царицынский
бугор” торак комплексында фатирлар блогы тапшырылырга әзерләнә. Моның турында
бүген Казан Мэры Илсур Метшин “Фон” төркем компанияләренең өлешчеләренә хәбәр
итте. Шәһәр башлыгы сүзе буенча, 25 проблемалы йортларның 7-се ел азагына кадәр
кулланылышка тапшырылачак.
Өлешләп төзү объектларында эш барышын тикшерүне И.Метшин “Царицынский
бугор” җаваплыгы чикләнгән җәмгыятьнең Фучик урамында урнашкан 241 фатирлы
йортыннан башлады. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат
Нигъмәтҗанов Илсур Метшинга әлеге йортны блоклап тапшыру нияте турында сөйләде.
“Йорт салучы “Фон”, подрядчы “Атлант” фирмасы һәм инициативалы өлешчеләр төркеме
белән килешү бар, биредә финанслау чыганаклары язылган”, - диде А.Нигъмәтҗанов.
Килешүдә өлешчеләрнең парковка урыннарын сатып алулары күздә тотыла.
Искәртеп китик, 195 машиналык паркинг йортның беренче өлеше
белән тапшырылачак. И.Метшинга паркинг өстендә балалар һәм спорт мәйданчыклары урнаштыру
нияте турында хәбәр иттеләр.
Шәһәр башлыгы йортның бер фатирын карап чыкты. И.Метшин аның
кулланылышка әзерлеген югары бәяләде.
Өлешчеләрнең
берсе Галина Никифорова шәһәр башлыгына инженерлык челтәрләре турындагы сорауны
бирде. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары А.Нигъмәтҗанов
әлеге мәсьәләнең “Казан электр челтәрләре” белән хәл ителүе турында хәбәр итте.
Ләкин аның сүзе буенча, җылылык мәсьәләсе әлегә чишелмичә кала. “Татэнерго”
белән элемтәдә торабыз. ТР Президентының карары бар, алар аны үтиләр. Әлеге
мәсьәләне хәл итү юлы табылачак”, - диде И.Метшин.
Казан Мэры сүзе буенча, ул 144 фатирның ел азагына кадәр
кулланылышка тапшырылуына ышана. “Йортның әзерлеген тикшердек. Башкарылган
эшләр күләме күренеп тора”, - диде Казан Мэры.
Соңрак Илсур Метшин “Молодежный” торак комплексында булып
кайтты. Әлеге комплекс үз эченә 5 йорт ала. 231 фатирлы 4-нче номерлы йорт 2015
елның көзендә кулланылышка тапшырылган. Шәһәр башлыгы бүген 14-16 катлы 3-нче
номерлы йортны карап кайтты. “Строймарш” төзелеш компаниясенең башкарма
диреторы Ленар Сафиуллин И.Метшинга хәбәр иткәнчә, 112 фатирның 96-сы әзер,
электр челтәрләре уздырасы бар.
“96 фатир өлешчеләргә бирү өчен әзер, август ае рәсми
документация алу эшләренә китәчәк”, - дип хәбәр итте И.Метшин өлешчеләргә.
“Фона” һәм “Свея” йортлары буенча алга таба юнәлеш бар. Ел
башында бездә алданган өлешчеләр мәсьәләсе буенча 25 йорт бар иде. Бүген 4 йорт
кулланылышка тапшырылган, 3-се тапшырылуга әзерләнә. Ел азагына 25 йорттан 17-се
генә калачак дип ышанабыз”, - диде Казан Мэры.