(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы июнь, Алсу Сафина). Бүген Казан
Мэры Илсур Метшин 2016 елда төзекләндерелгән пар казаннары бинасын карап
кайтты. Тикшерү барышында шәһәр башлыгына киләчәк җылылык бирү сезонына әзерлек
эшләренең барышы турында сөйләделәр. Эшләр график буенча бара һәм сентябрь аена
кадәр тәмамланырга тиеш.
Әлеге пар казаннары бинасы 1976 елда төзелгән һәм ике
мәртәбә төзекләндерелгән. Соңгы төзекләндерү эшләре 2016 елның җәендә
уздырылган. “Казэнерго” акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Рөстәм Габделхаков
хәбәр иткәнчә, пар казаннары бинасын тулысы белән яңадан җиһазландырып булды.
Шул рәвешле, казаннар алмаштырылды. Хәзер биредә ике КВГМ 14/150 казаны тора.
Казан Мэры әлеге пар казаннары бинасыны хезмәт күрсәтә
торган объектлар турына сораштырды. “Казэнерго” акционерлык җәмгыятенең
генераль директоры сүзе буенча, Республика клиник хастаханәсе һәм Балалар
республика клиник хастаханәсеннән кала әлеге пар казаннары бинасы “Кояшлы шәһәр”
(“Солнечный город”) микрорайонын тәэмин итә. Шулай ук, әлеге пар казаннары
бинасы башка пар казаннары биналары белән бер челтәрдә эшли. (Республика клиник
хастаханәсе-2 һәм Оренбург тракты 130). “Бер пар казаннары бинасы эштән чыкса,
калган икесенең егәрлеге әлеге объектларны тәэмин итү өчен җитә”, - диде
Р.Габделхаков.
“Казэнерго” акционерлык җәмгыятенең генераль директоры хәбәр
иткәнчә, хәзерге вакытта биредә “Кояшлы шәһәр” торак комплексын җылы су белән
тәэмин итү өчен бер казан эшләп тора. Моннан кала, пар казаннары бинасы янында
урнашкан хастаханәләрне җылы су белән тәэмин итә торган җылылык үзәк пункты
урнашкан. 10-нчы июльдән алып 2 атна дәвамында челтәрләрне тикшерү эшләре
башланып китәчәк. “Җылылык бирү сезонына әзерләнү кысасында пар казаннары
бинасы 2 атнага эшләмичә торса да, хастаханәләрне җылы су белән тәэмин итү эше
тукталмый”, - диде Р.Габделхаков.
Пар казаннары бинасын төзекләндерү эшләре 35 млн. сумга
төште. Р.Габделхаков сүзе буенча, 30 млн сум Республика клиник хастаханәсе
территориясендә 2016 елда ачылган перинаталь үзәккә техник тоташу кысасында төп
инвестицион-төзелеш идарәсе тарафыннан бирелде. Әлеге чараларга казаннар
алмаштырылды. “5 млн сумны без үзебез бинаның фасадын һәм аңа килеп тоташа
торган территорияне тәртипкә китерү максатыннан бүлеп чыгардык”, - диде ул.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Торак-коммуналь
хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин сүзе буенча, ел саен “Казэнерго”
4-5 пар казаннары биналарын модернизацияли. Мәсәлән хезерге вакытта Мөштәри
урамы буенча урнашкан пар казаннары бинасын төзекләднерү эшләре бара. Барлыгы
предиприятиенең 126 пар казаннары бинасы бар.
Казан Мэры И.Гыйниятуллинны җылылык бирү сезонына әзерлек
эшләренең барышы турында сорады. И.Гыйниятуллин сүзе буенча, барлык эшләр дә
график буенча бара. Аерым алганда, эчке челтәрләрне юу һәм тикшерү эшләре торак
йортларның 47% башкарылган. Иҗтимагый өлкәнең һәм бюджет учреждениеләренең 20% планлы
әзерлекне узган.
Гомумән алганда, җылылык системалары 1-нче сентябрь көненә
әзер булыр дип планлаштырыла. Казан Мэры яңа җылылык бирү сезонына әзерлек
эшләрен контрольдә тотарга кушты һәм әлеге эшләрнең билгеләнгән вакытта
төгәлләнү мөһимлеген ассызыклады.