(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы июнь, Михаил Ченцов). Казанда
Иранның Тебриз шәһәре ярдәме белән яңа төзекләндерелгән яшел зона барлыкка
килергә мөмкин. Әлеге фикер бүген шәһәр ратушасында Казан Мэры Илсур Метшинның
Тебриз шәһәре мэры Садег Наджафи Хезерлу белән очрашу барышында яңгырады.
Тебриз шәһәре башлыгы Иранда Казан көннәре оештырырга тәкъдим итте һәм киләсе елда
Тебриз шәһәрендә Татарстан башкаласы белән яхшы мөнәсәбәттә булу хөрмәтенә парк
ачу нияте турында хәбәр итте. Очрашу барышында яклар шәһәрләрнең хезмәттәшлек
перспективалары һәм тарихи мирасны саклап калу өлкәсендә тәҗрибә белән
уртаклашу турында сөйләштеләр.
Очрашу башында И.Метшин Иран белән Татарстан Республикасының
күпьеллык дуслык мөнәсәбәтләре булуын ассызыклады. 2009 елда Казан белән Тебриз
тугандаш шәһәрләр итеп билгеләнде. “Әлеге еллар дәвамында без әйбәт дуслыклы
мөнәсәбәтләр урнаштырыдык. 10 ел элек Казанда Иран Ислам республикасының генераль
консуллыгын ачу ярдәмендә күп кенә уртак проектлар гамәлгә ашырылды. Ике яклы
хезмәттәшлек юнәлешләре арасында: автомобиль төзелеше, азык-телек, җиңел һәм
фармацевтика сәнәгатьләре”, - диде И.Метшин.
Казан Мэры билгеләп узганча, Тебриз дөньяның иң борынгы һәм
иң матур шәһәрләренең берсе, биредә күп кенә тарихи һәйкәлләр һәм истәлекле
урыннар урнашкан. “ Меңьеллык Казан үз чиратында Россиянең иң борынгы
шәһәрләренең берсе итеп санала. Бүгенге көндә безнең шәһәрләрнең икесендә дә
ЮНЕСКО-ның бөтен дөнья мирасы исемлегенә кертелгән истәлекле урыннары бар”, -
диде шәһәр башлыгы.
“Казанның халыкара дәрәҗәдәге чаралар уздыру тәҗрибәсе бар,
һәм ул әлеге тәҗрибә белән уртаклашырга әзер. Иран җыелма командасы Дөнья
чемпионатының финал өлешендә катнашачагы безгә мәгълүм. Сезнең җыелма команданы
бездә кабул итү безнең өчен зур мәртәбә булыр иде”, - диде шәһәр башлыгы.
Үз чиратында Тебриз мэры Садег Наджафи Хезерлу Казанны
Конфедерацияләр кубогы кебек зур турнирны кабул итү мөмкинлеге белән
тәбрикләде. “Моннан алда Казанга килгән вакытта мин күпчелек мәдәни һәм спортив
объектларны карап кайттым. Шәһәрнең футбол буенча Дөнья чемпионатын уздыруга
әзерлеге тиешле дәрәҗәдә иде. Безнең җыелма командабыз бирегә килер дип ышанып
калабыз”, - диде ул.
Садег Наджафи хәбәр иткәнчә Тебриз шәһәре 2018 елның ислам
дөньясының туризм башкаласы итеп билгеләнгән. Әлеге мәртәбәле исем Ислам
хезмәттәшлеге оешмасында катнаша торган илләр тарафыннан бирелә. Мәсәлән, быел
ислам туризмының башкаласы итеп Согуд Гарәбстанының Мәдинә шәһәре сайланган. Садег
Наджафи Илсур Метшинга киләсе елда Тебриз шәһәрендә Казан көннәрен уздырырга
тәкъдим итте. “Ул елны барысы да Россия белән бәйләнгән булачак, аерым алганда
Казан белән. Без Тебриздә Казан белән хезмәттәшлек хөрмәтенә парк ачмакчы
булабыз”, - диде Садег Наджафи һәм И.Метшинны Иранга чакырды.
Шулай ук, Тебриз мэры Иран шәһәре белән Казан арасында туры
авиа элемтә ачарга тәкъдим итте. Казан башлыгы фикеренчә, бу ике яклы
мөнәсәбәтләрне үстерүгә әйбәт этәргеч булыр, шул исәптән эшмәкәрлек өлкәсендә.
Ратушадагы очрашу барышында Иран ягының Казандагы бер яшел
зонаны төзекләндерү турындагы беркетмә төзелде.
Очрашуда шулай ук, Казан муниципаль берәмлегенең беренче
урынбасары Евгения Лодвигова, Казанның Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче
урныбасары Дамир Фәттахов, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы
төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, Киров һәм Мәскәү районнары
администрация башлыгы Сергей Миронов катнаштылар.
Тебриз мэрын Иран Ислам Республикасының Казандагы генераль
консулының вакытлыча вазифасын үтәүче Али Беман Эгбали Зарч, Тебриз шәһәренең
5-нче округы җитәкчесе Ягуб Хушяри, Тебриз шәһәрендә Иран Ислам Республикасының
чит ил эшләре министрлыгының вәкиллеге җитәкчесе Рагеб Бабаи һәм башкалар озатып
йөрделәр.