(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы июнь, Антон Ноздрин). Казан
Мэры Илсур Метшин Совет районындагы Отрадная урамы 38а адресы буенча урнашкан
балалар сырхауханәсендә капиталь төзекләндерү эшләре барышын карап кайтты.
Сырхауханә сәламәтлек саклау объектларын төзекләндерү буенча республика
программасына кертелгән. Төзекләндерү эшләрен агымдагы елның сентябрь аена
тәмамларга планлаштырыла.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан шәһәре буенча
сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Илнур Хәлфиев шәһәр башлыгына әлеге
учреждениенең төп бинасыннан кала 3 филиалы булуын һәм алар барысы бергә 25 мең
балага хезмәт күрсәтүен хәбәр итте. Дүрт бинаны төзекләндерү өчен 62 млн. сум
акча бирелде. Төп бинаны капиталь төзекләндерү эшләре 33 млн. сумга төшәчәк.
Хәзерге вакытта төзекләндерү эшләре бинаның сул ягында алып
барыла, ә бинаның уң ягында пациентлар кабул ителә.
Сырхауханәнең баш табибы Юрий Коршун сүзе буенча, капиталь
төзекләнерү кысасында сырхауханәгә яңа җиһазлар алыначак.
Медицина учреждениесендә сәламәт һәм авыру балалар агымын
аеру буенча эшләр алып барыла: пациентлар төрле керү юлларын кулланачак.
И.Хәлфиев хәбәр иткәнчә, элек сәламәт балалар сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрне
генә кабул итлгән. Бүген исә алар белешмә яки санатор карта ясау өчен табиб
янына теләсә кайсы көнне килә ала.
И.Метшин сырхауханәдә төзекләндерүдән соң булачак үзгәрешләр
белән кызыксынды. Ю.Коршун сүзе буенча, төзекләндерүдән соң пациентлар өчен
шартлар күпкә яхшырак булачак. Шулай ук кертеләчәк яңа мәгълүмати система
ярдәмендә чиратлар озынлыгы кыскарачак.
“Һичшиксез сентябрь аена биредә әйбәт шартлар булыр”, -диде
И.Метшин.
Билгеләп үтик, Казанда бер ел дәвамында барлык балалар
сырхауханәлре (10 учреждение) һәм 17 олылар учреждениесе төзекләдереләчәк.
Әлеге программага Казанның 50 сырхауханә биналары кертелгән. Программа ТР
Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла.
Эш киңәшмәсендә шулай ук Совет районының администрация
башлыгы Рөстәм Гафаров катанашты.