(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы июнь, Антон Ноздрин). Казанда
республика программасы кысасында капиталь төзекләндереләчәк 53 сырхауханә
биналары буенча проект эшләрен башкару тәмамлана. Шулай ук шәһәрдә “Дусларча
сырхауханә” проектын гамәлгә кертү һәм “Сәламәт балачак” кабинетларын оештыру эшләре
алып барыла. Моның турында бүген эшлекле дүшәмбе вакытында Татарстан
Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгының Казан шәһәре буенча сәламәтлек
саклау идарәсе башлыгы Илнур Хәлфиев хәбәр итте.
И.Хәлфиев хәбәр иткәнчә, республика программасы кысасында
10-нчы номерлы шәһәр сырхауханәсе (Яңа Савин районынның 91 мең кешесенә хезмәт
күрсәтә), 20-нче номерлы шәһәр сырхауханәсе (Совет районының 79 мең кешесенә
хезмәт күрсәтә), 18-нче номерлы сырхауханә (Идел буе районының 70 мең кешесенә
хезмәт күрсәтә) һ.б. төзекләндереләчәк.
И.Хәлфиев капиталь төзекләндерү планына барлык балалар
сырхауханәләренең кертелүен хәбәр итте (Киров һәм Мәскәү районнарында -5, Яңа
Савин һәм Авиатөзелеш районнарында – 7, Совет районында – 6, Вахитов һәм Идел
буе районнарында – 5). Программага кертелгән олылар сырхауханәләренең 8 объекты
Мәскәү һәм Киров районнарында, 5 – Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнарында, 8 –
Совет районында, 9 – Вахитов һәм Идел буе районнарында урнашкан.
Шулай ук программа кысаларында кайбер медицина җиһазлары
алмаштырылачак. “Беренче чиратта йөрәк-кан тамырлары һәм онкология авыруларына
диагностика уздыра торган җиһазлар алмаштырылачак”, - диде И.Хәлфиев.
Казанда һәм гомумән республика буенча “Дуслыклы сырхауханә -
Татарстан стандарты” проектын гамәлгә кертү эше дәвам итә. И.Хәлфиев сүзе
буенча, пилотлы итеп сайланган 18-нче номерлы шәһәр сырхауханәсендә әлеге
проектны гамәлгә кертү нәтиҗәсендә дежур врачка язылу эше җиңеләйде, хезмәткәрләрнең
эш нәтиҗәлеге күрсәткече 20% артты.
“Сәламәт балачак” кабинеты проекты табибка килүче авыру һәм
сәламәт балаларны аеру максатыннан эшләнелгән яңа проект. И.Хәлфиев сүзе
буенча, әлеге кабинетларда сәламәт балалар кабул ителәчәк, аларга белешмәләр,
санаторий карталары, ташламалы рецептлар һ.б. биреләчәк.
“53 сырхауханәне комплекслы модернизацияләү – бу шәһәребезнең
сәламәтлек саклау өлкәсендә зур адым”, - диде И.Метшин.