(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы июнь). Сабан туе бәйрәмендә иң
зур кунаклар ул Казан халкы, шунлыктан аларга бәйрәм мәйданчыкларына бара
торган транспорт маршрутлары турындагы мәгълүматны җиткерүгә аерым игътибар
бирергә кирәк. Моның турында бүген шәһәрнең Башкарма комитеты аппарат
киңәшмәсендә Казан Мэры И.Метшин хәбәр итте. 2017 елның Сабан туе бәйрәменә
әзерлек эшләре турында Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов сөйләде.
Казанда Сабан туе бәйрәме шимбә - 15-нче июль көнне узачак.
Бәйрәм мәйданчыклары: Мирный торак массивы янындагы Каенлык һәм “Казан”
халыкара ат-спорт комплексы.
Сабан туен уздыру көнендә “39-нчы квартал”, “10-нчы
микрорайон”, “Җиңү проспекты метро станциясе”, “Филармония концертлар залы”,
“Оренбург тракты урамы”, “Глазунов урамы” тукталышларына махсус автобуслар йөрәячәк.
Билет бәясе – пассажирлар йөртүнең шәһәр эчендәге билгеләнгән тарифлары буенча.
6.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Оренбург тракты
урамыннан Идел буе районының Каенлык мәйданына алып бара торган автомобиль юл
буенча берьяклы хәрәкәт оештырылачак. Ферма шоссесы урамы буенча җәяүлеләр юлы
узачак. Ферма шоссесы урамы буенча Яңа Дәүләки урамыннан алып Гәреев урамына
кадәр транспорт чараларын парковкага кую чикләнгән булачак.
И.Метшин әлеге мәгълүматны казанлыларга хәбәр итәргә кушты.
“Казанлыларга маршрутлар турындагы мәгълүматны җиткерү мәсьәләсенә аерым
игътибар бирергә кирәк. Сабан туе бәйрәмен без халык өчен уздырабыз”, - диде
Казан Мэры.
А.Абзалов сүзе буенча, бәйрәмне оештыруда халыкның иминлеген
тәэмин итү өчен барлык хезмәтләр дә җәлеп ителәчәк: Россия Федерациясе эчке
эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе, Татарстан Республикасы
Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан шәһәре буенча сәламәтлек саклау идарәсе,
Россия кулланучылар күзәтүчелеге, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һ.б .