(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче июнь, Михаил Ченцов). Казанда
шәһәр инфраструктурасының иң әһәмиятле объекты булып торган – “Заречная”
канализаця-насос станциясен төзү эшләре дәвам итә. И.Метшин шәһәрнең Киров
районында урнашкан КНС мәйданчыгын карарга барды. Мэр фикере буенча, төзүчеләр
эшләрен вакытында башкаралар. 2017 елның ахырында әлеге объектның беренче өлеше
төгәлләнәчәк дип планлаштырыла.
Хәзерге вакытта төзелеш мәйданчыгында тоннель салу комплексы
эшләп килә. Ул Казан елга техникумыннан алып Казансу ярына кадәр җир астыннан
трубалар салу эшен башкара.
Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов
сүзе буенча, 1973 елдан эшләп килә торган “Верхняя” канализаця-насос станциясе үз
эшен тулысы белән башкара алмый. “Бүген “Су-канал” бәяләре буенча биредә 14 мең
кубометр су агымы үтә, шунлыктан начар ис барлыкка килә. Яңа станция төзү белән
әлеге мәсьәлә чишеләчәк”, - диде А.Нигъмәтҗанов.
И.Метшин үз чиратында төзү процессында алдынгы технологияләр
кулланганын хәбәр итте. “Барысы да югары экологик таләпләргә туры китереп
эшләнелгән. Иң мөһиме, “Заречная” канализаця-насос станциясен төзү халыкның
түләүләренә берничек тә тәэсир итмәячәк”, - диде шәһәр башлыгы.
Шулай ук Илсур Метшин әлеге канализаця-насос станциясе Казан
инфраструктурасының иң әһәмиятле объектларының берсе булуын ассызыклады. “Бүген
төзүчеләрне башкарылган эшләре өчен мактап була. Алар әйбәт темп белән алга
баралар. Әлеге объект ел азагында төгәлләнер дип ышанабыз”, - диде И.Метшин.
Киңәшмәдә шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары –
Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин, Киров һәм Мәскәү
районнары администрация башлыгы Сергей Миронов һ.б. катнашты.