(Казан шәһәре KZN.RU,
23-нче июнь). Бүген Казанда, илнең башка шәһәрләрендәге кебек үк, «Имин
һәм сыйфатлы юллар» һәм «Уңайлы шәһәр мохите булдыру» өстенлекле проектлары
кысаларында күп эшләр башкарылган. Моның турында бүген Россия Федерациясе
Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович Татарстан Республикасында «Имин һәм
сыйфатлы юллар» һәм «Уңайлы шәһәр мохите булдыру» өстенлекле проектларын
гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмәдә хәбәр итте.
Киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин
катнашты.
Аркадий Дворкович
сүзе буенча, проектларны гамәлгә ашыру өчен өстәмә ресурслар алга таба яңа адым
ясарга мөмкинлек бирә. «Әлеге проектларга аерым игътибар бирелә,
федераль һәм шулай ук республика акчалары бүленгән, һәм төп максат – юл
хәрәкәте иминлеген арттыру, шулай ук уңайлы шәһәр мохите булдыру. Бу чаралар белән
бергә җаваплылык та арта», - диде ул.
Татарстан
Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чиратында, әлеге ике теманың да
республика өчен актуаль булуын ассызыклады, һәм әлеге проектларның уңышлы итеп
гамәлгә ашырылуларын хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстан белән
«Роставтодор» арасында төзелгән килешү нигезендә 2017 елда юл-урам челтәрен
норматив халәтенә китерү чараларының комплексы башкарыла, шуның нәтиҗәсе
буларак, Казан һәм Яр Чаллы
агломерацияләрендә юл-транспорт һәлакәтләре урыннары кими.
Аның сүзе буенча,
Казан агломерациясе составына Казан һәм 7 муниципаль район – Лаеш, Питрәч,
Биектау, Зеленодольск, Югары Ослан, Арча һәм Теләче районнары керә. Юл-транспорт
һәлакәте еш була торган 73 урын бар. Проектны финанслау 2,4 млрд. сум тәшкил
итә, шул исәптән 1,2 млрд сумы – федераль акчалар. Шул акчалар исәбенә 120 км
автоюллар ремонтланачак, юл-транспорт һәлакәте еш була торган 52 урынны
бетереләчәк.
Яр Чаллы агломерациясенә Яр Чаллы шәһәре һәм аның
янәшәсендәге берничә муниципаль район керә, анда юл-транспорт һәлакәте еш була
торган 27 урын бар. Проект кысаларында 63 км автоюллар төзекләндереләчәк,
юл-транспорт һәлакәте еш була торган 9 урын бетереләчәк. Финанслау – 1, 250
млрд. сум, шуның яртысы – федераль бюджеттан. Бүгенгә Яр Чаллы агломерациясендә
578 млн. сумлык, ягъни 46% эш башкарылган.
Әлеге теманы җентекләп өйрәнеп Татарстан Республикасы юллар
хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин чыгыш ясады.
«Уңайлы шәһәр мохите булдыру» проектын гамәлгә ашыру турында
Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман сөйләде, дип хәбәр
итә ТР Президенты матбугат хезмәте.