Казанга Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Аркадий Дворкович килде
Татарстан Хөкүмәте порталыннан фото
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче июнь). Бүген кич Татарстан
Республикасына Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Аркадий Дворкович килде.
“Казан” халыкара аэропортында Аркадий Дворковичны Татарстан
Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Казан Мэры Илсур Метшин һәм
башка рәсми затлар каршы алды.