(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче июнь). Футбол икътисадын һәм
Россиядә профессиональ спортны үстерү мәсьәләләрен бүген Казан федераль
университетында сөйләштеләр. Футбол икътисадына багышланган беренче фәнни
конференциядә Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Аркадий Дворкович катнашты.
Әлеге чарада шулай ук Татарстан Республикасы
премьер-министры Вәсил Шәйхрәзиев һәм Казан Мэры Илсур Метшин катнашты.
Конференция Идарә итү, икътисад һәм финанслар институты
мәйданчыгында узды. Казан федераль университет ректоры Илшат Гафуров
катнашучыларны сәламләде. “Универсиада мирасы булган объектлар Казан федераль
университетына бирелде, һәм бу үз чиратында университетка зур өстенлек бирде”,
- диде КФУ ректоры.
Үзенең чыгышында КФУ ректоры И.Гафуров спортны территория
үсешенә тәэсир итә торган фактор буларак билгеләде. “Бүгенге көндә спорт
иҗтимагый тормышның мәҗбүри бер атрибуты гына түгел, ә икътисадның мөһим бер
тармагы булып та тора”, - диде И.Гафуров.
Спорт һәм спорт эшмәкәрлеге турындагы фәннәр системасында
футбол икътисады аерым урын алып тора.
Казан федераль университетнының Идарә итү, икътисад һәм
финанслар институтында спорт икътисадына бик җитди караш формалашкан. Биредә “Спорт
индустриясендә менеджмент һәм хокукый тәэмин ителеш ” юнәлеше буенча магистрлар
әзерләү программасы эшләп килә.
Россиянең вице-премьеры конференция оештыручыларына (Казан
федераль университет, Россиянең икътисад мәктәбе һәм Югары икътисад мәктәбе)
рәхмәт сүзләрен җиткерде.
“Футбол икътисады безнең тормышның бер өлешенә әверелде,
ләкин әле аналитик дисциплина буларак формалашмады. Безнең илдә футбол алга
таба үсеш ала. Без спортны икътисади һәм социаль үсеш факторы буларак кабул
итәбез”, - диде А.Дворкович.
Спорт һәм футболның ил һәм шәһәр үсешенә уңай тәэсир итүнең
әйбәт мисалы булып Казан шәһәре тора.
“Казан Конфедерацияләр кубогын уздыра торган шәһәрләр
дүртлегенә кертелүе безнең өчен зур мәртәбә. Казаныбызга карап спорт
чараларының шәһәр икътисадына һәм аның инфраструктурасына
тәэсир итүен билгеләп була. Универсиадага, Су спорт төрләре чемпионатына кадәр,
Конфедерацияләр кубогына кадәр булган шәһәр һәм бүгенге Казан – төрле шәһәрләр.
Студентлар алдында яңа мөмкинчелекләр ачыла, һәм без алга таба үсеп барабыз”, -
диде И.Метшин.
Әлеге фикер белән ТР премьер-министры урынбасары Вәсил
Шәйхрәзиев тә килеште. “Без республикабызда балалар спортыннан алып
профессиональ спортка кадәр барысын да контрольдә торырга тырышабыз. Бездә
универсаль спорт мәйданчыклары системасы булдырылган. Республикада 40 боз сарае
эшләп килә. Спорт объектларын төзүдән соң әлеге объектларны карап тоту ул аерым
институт. Һәм ул бездә эшли. Иң мөһиме безнең халкыбызның бәхете”, - диде В.Шәйхрәзиев.