(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче июнь, Антон Ноздрин). Казан Мэры Илсур Метшин бүген гражданнарны кабул итте. Халык
белән очрашу шәһәрнең Башкарма комитетында узды. Казанлылар шәһәр башлыгына
йорт территорияләрен төзекләндерү, юлларны төзәтү һәм мәктәпләр төзү кебек мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итте.
Мәскәү районында яшәүче Виталий Корнилов шәһәр башлыгына Блюхер
урамы 81, 83, 85 номерлы йортларның территорияләрен төзекләндерү мәсьәләсе
белән мөрәҗәгать итте. Күптән түгел генә аларның йортларында капиталь
төзекләндерү эшләре башкарылды, ләкин йорт янындагы территорияләр начар халәттә
сакланып кала.
Казан Мэры сүзе буенча, әлеге территория агымдагы елның
капиталь төзекләндерү программасына кертелде. Шәһәр башлыгы әлеге эшләрнең
сентябрьгә кадәр тәмамланачагын билгеләп узды. Киров һәм Мәскәү районнары
администрация башлыгы Сергей Миронов сүзе буенча, эш кысасында Серов урамы
буенча 27-нче номерлы йорт территорияләре аша өстәмә тротуарлар булдыру
планлаштырыла.
Нокса елгасы аша яңа күпер төзү соравы белән И.Метшинга “Привольный-Вишневка”
территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Марат Вәгыйзов һәм “Восточный” территориаль
иҗтимагый үзидарә рәисе Дамир Имангулов мөрәҗәгать итте. Илсур Метшин әлеге мәсьәләне
җентекләп өйрәнүне Совет районы администрация башлыгы Рөстәм Гаффаровка
йөкләде. “Әлеге мәсьәләнең чишелешен эзләячәкбез”, - диде Мэр.
Казанда яшәүче Татьяна Измайлова И.Метшинга Кадышево
поселыгындагы зиратка алып бара торган юлны төзекләндерү мәсьәләсе белән
мөрәҗәгать итте. Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары админстрация башлыгы Тимур
Алибаев сүзе буенча, әлеге юл 2015 елда ук төзекләндерелергә тиеш иде, ләкин ул
“Газпром трансгаз Казань” җаваплыгы чикләнгән җәмгыятенең газ үткәргеч һәм
этилен үткәргеч магистрален саклау зонасында урнашкан. Хәзерге вакытта, әлеге
мәсьәләне хәл итү өчен берничә вариант карала, аерым алганда саклагыч футлярлар
урнаштыру яки яңа юл төзү.
Шулай ук, Казан Мэрына яңа мәктәпләр төзү мәсьләсе белән
килүчеләр булды. И.Метшин сүзе буенча, агымдагы елда шәһәрдә федераль максатчан
программа буенча 2 яңа мәктәп төзеләчәк: берсе – “Седьмое небо” торак
комплексында, икенчесе – 2-нче Азино урамы буенча. И.Метшин шәһәрдә яңа
мәктәпләр булдыру ихтыяҗы барлыгын ассызыклады, һәм әлеге мәсьәләгә аерым
игътибар бирелүен хәбәр итте.
Гражданнарны кабул итүдә шулай ук Мәгариф идарәсе башлыгы
Илсур Хадиуллин һәм Вахитов һәм Идел буе районнарының администрация башлыгы
Андрей Лобов катнашты.