Рөстәм Миңнеханов "Совкомфлот" ачык акционерлык җәмгыяте Директорлар советы рәисе Илья Клебанов белән очрашты
Татарстан Хөкүмәте порталыннан фото
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы июнь). Бүген "Совкомфлот" ачык
акционерлык җәмгыяте Директорлар советы рәисе Илья Клебанов белән Татарстан
Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Очрашуда Казан Мэры Илсур
Метшин, Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар
Сафин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм Торак-коммуналь хуҗалык
министры Ирек Фәйзуллин һәм башкалар катнашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Яклар алга таба үзара файдалы хезмәттәшлек һәм эшлекле
элемтәләрне үстерү турында сөйләштеләр, дип хәбәр ителә Татарстан Республикасы
Хөкүмәтенең порталында.