Р.Миңнеханов һәм И.Метшин Казан ТЭЦ-3тә яңа газ-турбина җайланмасы ачылышында катнашты
Татарстан Хөкүмәте порталыннан фото
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы июнь). Бүген Татарстан
Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан ТЭЦ-3тә Россиядә иң куәтле
газ-турбина җайланмасын эшләтеп җибәрүдә катнашты. Әлеге чарада шулай ук
шәһәр Мэры Илсур Метшин да катнашты.
Казан ТЭЦ-3тә, «ТГК-16» ААҖ филиалында газ-турбина
җайланмасының (ГТҖ) яңа блогы станцияне комплекслы яңарту кысаларында төзелде.
Газ-турбина җайланмасы дөньяда иң зур һәм нәтиҗәле газ турбинасы (9HA.01)
базасында корылган, куәте 405,6 МВт. Турбинаны җитештерүче – General Electric
(«Дженерал Электрик»)Америка компаниясе. Казан ТЭЦ-3 – бөтен дөньяда шушы
типтагы турбиналы ГТҖны коммерцияле эксплуатациягә керткән икенче энергия
объекты.
Искәртеп китик, 2014 елның апрелендә котракт имзаланган
көннән объектны эшләтеп җибәргәнче бары тик өч ел да ике ай чамасы вакыт узган.
Шунысы мәгълүм, Казан ТЭЦ-3 яңартылганнан соң аның куәте ике мәртәбәгә диярлек
артачак – 384,9 дан 789,6 МВт кадәр, елына электр энергиясе эшләп чыгару күләме
– 1322 дән 4290 млн. кВт/сәг. кадәр, дип хәбәр итә Татарстан Президенты
матбугат хезмәте.