(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы июнь, Алсу Сафина). Казанда
Конфедерацияләр кубогын оештыру FIFA президенты Джанни Инфантино һәм танылган
португалия футболчысы Криштиану Роналду тарафыннан югары бәяләнде. Моның
турында бүген эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин хәбәр итте. Искәртеп
үтик, Португалия һәм Мексика арасындагы матч 2:2 нәтиҗәсе белән төгәлләнде.
Казан Мэры сүзе буенча, Джанни Инфантино “Казан Арена”
стадионының кубокка югары әзерлеген билгеләп узды, ә Португалиянең Футбол
федерациясе президенты Фернанду Гомеш тренировка базаларының инфраструктурасына
һәм әзерлегенә игътибар итте.
Шулай ук, шәһәр башлыгы танылган Португалия футболчысы
Криштиану Роналду белән очрашуы турында сөйләде. “Португалия футболчылары безнең
җанатарларның кунакчылыгына сокланды. Бәйрәм башлана гына. Аның нәтиҗәләрен без
28-нче июньнән соң билгеләрбез”, - диде Мэр.
И.Метшин сүзе буенча, Конфедерацияләр кубогына әзерлек системалы
итеп башкарылды. “Хокук саклау органнары, республика хөкүмәте, федераль
ведомстволар белән берлектә без шактый зур эш башкарып чыктык”, - диде шәһәр
башлыгы.