(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы июнь, Антон Ноздрин). Казанда
яңа җылылык бирү сезонына әзерлек эшләре бара. И.Метшин сүзе буенча, халыкка
җылылык системасын тикшерү эшләре турында үз вакытында хәбәр итәргә һәм тикшерү
графигын вакытында үтәргә мөһим. Графиктан читкә тайпылышлар булган очракта, аның
сәбәпләре турында халыкка хәбәр итәргә зарури. Әлеге мәсьәлә бүген эшлекле
дүшәмбе кысасында каралды.
Башкарма комитет җитәкчесе урныбасары – Торак-коммуналь хуҗалыгы
комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин сүзе буенча, май аенда суыклар булу
сәбәпле Казанның сәламәтлек саклау һәм мәктәпкәчә балалар учреждениеләренә
җылылык бирү эшләре башкарылды. “Җылылык белән 287 социаль учереждение тәэмин
ителде”, - диде ул.
Май аенда гадәттәгечә җылылык системасын тикшерү һәм аларга
капиталь төзекләндерү ясау эшләре башланып китә, шунлыктан торак йортларга яңадан
җылылык бирү мөмкинлеге туа. Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр районнары администрация
башлыкларына һәм И.Гыйниятуллинга моны истә тотарга тәкъдим итте. “Капиталь һәм
агымдагы төзекләндерү эшләрен һәм кышка әзерләнү эшләрен реаль ситуациягә һәм
термометр күрсәткечләренә карап хәл итәргә кирәк”, - диде Казан Мэры.
И.Гыйниятуллин сүзе буенча, хәзерге вакытта җылылык системасын
тикшерү эшләре 28 % йортта башкарылган һәм алар 1 сентябрьгә кадәр
тәмамланачак.