(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы июнь, Алсу Сафина). Казанның
архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсен Ирина Дябилкина җитәкләячәк. Элек ул шәһәрнең
Тышкы реклама һәм мәгълүмат идарәсе җитәкчесе вазифасын башкара иде. Яңа
кадрларны билгеләү турында бүген шәһәр башлыгы Илсур Мтешин аппарат
киңәшмәсеендә хәбәр итте.
“Ирина Витальевна Тышкы реклама һәм мәгълүмат идарәсенә 10
ел элек килгән иде”, - диде И.Метшин.
Шәһәр башлыгы сүзе буенча, 2000 еллар башында Казан бюджетына
шәһәр рекламасыннан 15 млн. сум акча килә иде. 2006 елда идарә барлыкка килде
һәм 2007 елда бюджетка 200 млн. сум, ә 2012 елда 1 млрд. сум акча җыелган.
И.Метшин фикеренчә, иң мөһиме башкарылган эш нәтиҗәсендә төгәл
итеп килешенү тәртипләре урнаштырылды, һәм барлык үзгәрешләр дә эшмәкәрлек
белән хезмәттәшлектә кертелде. “Ирина Витальевна барсын да законнар буенча
эшләде”, - диде ул.
Шәһәрнең тышкы реклама һәм мәгълүмат идарәсе җитәкчесе итеп
Әскәр Баһаветдинов билгеләнде.