(Казан шәһәре
KZN.RU, 19-нчы июнь, Антон Ноздрин). Шәһәр хакимияте үзенең көндәлек
эшләрендә тәртип саклау терәк пунктларында эшләүче хезмәткәрләргә таяна,
шунлыктан алар өчен тиешле эшләү шартлары тудырырга кирәк. Әлеге мәсьәлә бүген
Казан Мэры җитәкчелегендә узган аппарат киңәшмәсендә каралды.
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районы администрация башлыгы Тимур
Алибаев сүзе буенча, эш планына 3 тәртип саклау терәк пунктлары кертелгән. Шуларның
2 Авиатөзелеш районында, 1 – Яңа Савин районында. Шулай ук, ул Гагарин ур., 20
адресы буенча урнашкан тәртип саклау терәк пунктының Восстание ур., 25 адресына
күченүен хәбәр итте.
“Ай ахырына кадәр без әлеге эшләрне тәмамлаячакбыз. Барлык тәртип
саклау терәк пунктлары да норматив халәттә булчак”, - диде Т.Алибаев.
Киров һәм Мәскәү районнары администрация башлыгы Сергей Миронов
сүзе буенча, әлеге районнарда 20 тәртип саклау терәк пунктлары урнашкан,
аларның барсында да төзекләндерү эшләре башкарылган.
Шулай ук С.Миронов сүзе буенча, Гагарин ур., 105 адресы
буенча урнашкан тәртип саклау терәк пункты Академик Королев ур.,43 адресына
күченәчәк. Әлеге бинада капиталь төзекләндерү эшләре уздырылган.
Вахитов һәм Идел буе районнарында урнашкан егерме биш тәртип
саклау терәк пунктларының егерме берендә төзекләндерү эшләре тәмамланган. Моның
турында бүген эшлекле дүшәмбедә Андрей Лобов хәбәр итте.
Совет районы администрациясе башлыгы Рөстәм Гафаров сүзе
буенча, 2017 елда районда урнашкан егерме ике тәртип саклау терәк пунктларыннан
бишесе төзекләндерелгән.
Россия Федерациясе эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре
буенча идарәсе башлыгы Алексей Соколов күрсәтелгән ярдәм өчен И.Метшинга рәхмәт
сүзләрен җиткерде. “Тәртип саклау терәк пунктлары әйбәт якка үзгәрәләр, бу бик
мөһим аспект”, - диде А.Соколов
Казан Мэры Илсур Метшин тәртип саклау терәк пунктларындагы
төзекләндерү эшләрен ноябрьгә кадәр тәмамларга кушты. “Гражданнарны кабул итү
мәсьәләләре бүтән күтәрелмәсен өчен төзекләндерү эшләрен ноябрьгә кадәр
тәмамларга кирәк. Тәртип саклау терәк пунктларында эшләүче хезмәткәрләр безгә
зур ярдәм күрсәтә, шунлыктан аларның эшләү шартлары Татарстан Республикасының
башкаласына туры килергә тиеш”- , диде шәһәр башлыгы.