Казан Мэры Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесен игълан итте
Денис Гордийко фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы июнь, Алсу Сафина). Бүген
эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин Казан шәһәре Башкарма комитетының яңа
структурасы “Парклар һәм скверлар дирекциясе” муниципаль бюджет учреждениесе
җитәкчесе итеп Алсу Карякинаны билгеләде.
“Ул безгә “Игелекле Казан” проекты аша таныш. Моннан алда
Алсу 5 ел буена Универсиада дирекциясендә эшләде. Ул халык һәм яшьләр белән эш
итү үзенчәлекләре белән якыннан таныш”, - диде И.Метшин.
Әлеге структураны барлыкка китерү зарурлыгы турында
сөйләгәндә Илсур Метшин Казанда соңгы берничә ел барышында 53 парк һәм сквер
төзекләндерелгәне яки яңадан торгызылганы турында билгеләп узды.