Владимир Фомин Казан Мэрының киңәшчесе итеп билгеләнде
Денис Гордийко фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы июнь, Алсу Сафина). Әлегә кадәр
архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе җитәкчесе Владимир Фомин Казан Мэры
Илсур Метшинның киңәшчесе итеп билгеләнде. Моның турында бүген эшлекле дүшәмбе
барышында Казан Мэры хәбәр итте. И.Метшин сүзе буенча, Мэрия структурасын
үзгәртүнең төп максаты – ул шәһәр халкына муниципаль хезмәтләр күрсәтү өчен “бердәм
тәрәзә” ясау процессын тизләтү.
“Владимир Фомин элек район җитәкчесе, Казан шәһәре Башкарма
комитеты җитәкчесе урынбасары, ТР Дәүләт Советы депутаты булып хезмәт итте, ул
7 ел буена Казанның архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсен җитәкләде. Хәзер минем
киңәшчем итеп билгеләнә. Аның төп бурычы ул – генераль план”, - диде Казан
Мэры.
И.Метшин В.Фоминның зур тәҗрибәсен билгеләп узды һәм аңа яңа
урында уңышлар теләде.