(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче июнь). Бу көннәрдә Зур Аккош
күленең төбен гидроизоляцияләү буенча эшләр башланып китте: экран белән 9 мең
кв.м капланды. Төзекләндерү эшләрен Казан Мэры Илсур Метшин тикшереп кайтты.
Гидроизоляцияләү эшен 20 кешелек бригада башкара. Ике күлдә
272 мең кв.м мәйданлы территорияне экран белән капларга планлаштырыла. Хәзерге
вакытта әлеге мәйданның 9 мең кв.м капланды.
Экореабилитацияләү проектын башкарган ТК «Татмелиорация ачык
акционерлык җәмгыятенең баш инженеры Альберт Зарипов Мэрга кулланылган
технологияләр турында сөйләп узды.
Альберт Зарипов сүзе буенча, әлеге экран дымны үткәрмәслек
итеп эшләнелгән. Шулай ук, әлеге экран өстеннән 50-70 см грунт җәеләчәк.
“Ике күлнең дә төбе әлеге технология буенча эшләнеләчәк. Бу су
күләмен сакларга мөмкинлек бирәчәк”, - диде И.Метшин. Билгеләп үтик, күлләргә 1
млн. куб. м, 650 мең куб. м һәм 280 мең куб. м су тутырылачак.
Гидроизоляцияләү эшеннән кала күлләрнең төбе 4 метрга кадәр тирәнрәк
булачак. Альберт Зарипов хәбәр иткәнчә, бүгенге көнгә күлләрдән 180 мең куб. м
ком алынган. Әлеге эшне 80 берәмлек техника башкара. Шулар арасында: йөк ташу
машиналары, экскаваторлар, КАМАЗлар.
Баш инженер сүзе буенча, барлык эшләрне 15-нче сентябрьгә кадәр
төгәлләргә планлаштырыла. Аннан соң күлләргә су тутыру эше башланачак. Әлеге
процесс 2-3 ай вакыт дәвам итәчәк.
Әлеге чарада шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Наталия
Фишман, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты
рәисе Игорь Куляжев, Киров һәм Мәскәү районнары администрация башлыгы Сергей
Миронов, “Аккош күле” урман паркы башлыгы Дамир Шәрәфиев һәм башкалар катнашты.