Р.Миңнеханов Югары урбанистика мәктәбе вәкилләре белән шәһәр инфраструктурасы үсеше турында фикер алышты
Фото ТР Хөкүмәте порталыннан алынды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы июнь). Бүген Татарстан
Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Югары икътисад мәктәбенең Фәнни
тикшеренү университеты Югары урбанистика мәктәбе деканы А.В.Новиков һәм Югары
икътисад мәктәбенең Фәнни тикшеренү университеты Югары урбанистика мәктәбенең
«Шухов Лаб» киләчәк шәһәрләре протиплаштыру лабораториясе җитәкчесе, Барселона
шәһәренең баш архитекторы (2011–2015 еллар) Висенте Гуаярт белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Очрашуда
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры
Ирек Фәйзуллин, Казан Мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.
Яклар киләчәктә республика шәһәрләренең һәм Казан шәһәренең
җәмәгать киңлекләрен, транспорт, шәһәр инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре
турында фикер алыштылар. Уртак проектлар перспективалары турында кыскача ТР Президенты
ярдәмчесе Наталия Фишман сөйләде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнеханов төбәк белән хезмәттәшлек итәргә теләүләре
өчен рәхмәт белдерде.