(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы июнь). Казанның Салмачы
поселогына илтә торган Кол Гали урамын төзекләндерүнең беренче этабы 2017 елның
сентябренә төгәлләнәчәк. Бу хакта узган тәүлектә кичен юлның төзекләндерелә
торган участогында узган күчмә эшлекле киңәшмә вакытында Татарстан башкаласы
Мэры Илсур Метшин хәбәр итте. Проектны әзерләүчеләр сүзләренә караганда,
Камиссар Габишев урамыннан Вениамин Григорьев урамына кадәрге участоктагы юлны
киңәйтү юлның үткәрү мөмкинлеген 50%-ка арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Участокта эшләр инде башланган. Шул рәвешле, “Имин һәм
сыйфатлы юллар” федераль өстенлекле проекты нигезендә Кол Гали урамында –
Габишев урамыннан алып Салих Батыев урамына кадәрге участокта – юлны алты
полосага кадәр киңәйтү эше алып барыла, ә С.Батыев урамыннан Григорьев урамына
кадәрге участокта – дүрт полосага кадәр. Төзекләндерелә торган юлның гомуми
мәйданы (машиналар йөрү юлы һәм тротуарлар) 22 мең кв.м тәшкил итә.
“Алексеевскдорстрой” ачык акционерлык җәмгыяте директоры
урынбасары Марат Саттаров сөйләп үткәнчә, беренче этап кысаларында гомуми эш
күләменең 15-20% тирәсе инде башкарылган. Эшләрнең гомуми бәясе 165 млн сум
тирәсе булачак, акчалар республика бюджетыннан бүлеп бирелгән.
Кол Гали урамын төзекләндерү буенча эшләрнең икенче этабында
Григорьев урамыннан Яркая урамына кадәрге машиналар йөрү юлын дүрт полосага
кадәр киңәйтү күздә тотыла.
“Имин һәм сыйфатлы юллар” программасы буенча Казанда
төзекләндерү эшләре 64 объектта (32 урам һәм юл-транспорт вакыйгалары иң еш
була торган 32 участок) башкарылачак, инде 23 объектта эшләр тәмамланган да.
Казанның юл эшләренә бүлеп бирелгән финансларның гомуми
күләме 3,7 млрд сумны тәшкил итә.
Киңәшмәдә шулай ук Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе
башлыгының беренче урынбасары Илдар Шакиров, “Главтатдортранс” дәүләт казна
учреждениесе Эдуард Данилов, “Татдорпроект” институты директоры Максим Миронов
һ.б. катнашты.