(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче июнь, Михаил Ченцов). “Авангард”
яшүсмерләр клубын төзекләндерү эшләренең барышы белән Казан Мэры Илсур Метшин
танышып кайтты. Җәйнең уртасында әлеге клубта төзекләндерү эшләре тәмамланачак,
секцияләр саны һәм аларга йөрүче балалар саны артачак.
Ломжа урамы15-нче йорт адресы буенча урнашкан “Авангард” яшүсмерләр
клубы Казанның башка 8 клубы белән берлектә 2017 елгы капиталь төзекләндерү программасына
кертелгән. Төзекләндерү эшләре барышында монда су белән тәэмин итү һәм электр
белән тәэмин итү, канализация системалары алмаштырылачак. Бинаның түбәсе һәм
фасады төзекләндереләчәк.
Яңартылудан соң яшүсмерләр клубында элеккеге секцияләрдән
кала яңа секцияләр һәм түгәрәкләр ачылачак, мәсәлән: робот техникасы,
механотроника, 3D технологияләр, инглиз теле һ.б. Балалар һәм яшьләр эшләре
буенча комитет рәисе Айрат Фәизов сүзе буенча, яңа төзекләндерелгән клуб үз
эченә 570 бала сыйдыра алачак.
“Яшүсмер” (“Подросток”) муниципаль бюджет учреждениесе
директоры урынбасары Руслан Семенов сүзе буенча, күптән түгел генә “Авангард”та
шөгыльләнгән яшьләрнең күбесе хәзерге вакытта шәһәрнең заводларында эшлиләр һәм
клубка инде үзләре мастер-классалар уздырыр өчен киләләр.
“Киләчәк конструкторлар нәкъ менә шундый техник сәнгать
түгәрәкләрендә “туа”. Татарстан Республикасының Президентына зур рәхмәт. Быел
аның ярдәме белән 9 клуб төзекләндереләчәк. Әлеге клуб бик әйбәт мисал булып
тора. - диде Казан Мэры.
Илсур Метшин “Авангард” клубы территориясен дә карап узды
һәм клуб янында урнашкан спорт мәйданчыгын төзекләндерергә кушты. “Мәйданчык
әйбәт. Аны да төзекләндергәч, монда балалар килеп йөрер дип ышанам. Әлеге
программа бер ел дәвам итәчәк һәм барлык клубларда да капиталь төзекләндерү
эшләре узачак”, - диде И.Метшин.
Шулай ук,
И.Метшин “Авангард” клубыннан ерак түгел Минск һәм Ломжа урамнары арасында
урнашкан җәяүлеләр аллеясын төзекләндерү эшләрен тикшерде. “Әлеге аллея
янында якынча 20 мең кеше яши. Монда төзекләндерү эшләре алып барганда җирле
халык теләкләрен исәпкә алыгыз, шулай ук яшь студентларны чакырып аларның
фикерен тыңлап карагыз”, - диде Казан Мэры.