(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче июнь, Алсу Сафина). Дәрвишләр поселогы
халкы Яңа елга яхшы бүләк – ябык йөзү бассейны алачак, поселокта яшәүчеләрнең күптәнге
хыялы булган бассейн “Ракета” стадионы янында төзелә. Хәзерге вакытта мәйданчыкта
эш кайный. Казан Мэры Илсур Метшин, төзелеш эшләре белән танышканнан соң, барлык
эшләр дә сыйфатлы һәм вакытында башкарылырга тиеш дип билгеләп үтте. Моннан кала,
шәһәр җитәкчесе Совет районының 72-нче номерлы мәктәп территориясендә тиздән барлыкка
киләчәк универсаль спорт мәйданчыгын да карады.
Төзелеш мәйданчыгына барган вакытта Казан Мэры Илсур Метшин Совет
районы администрациясе башлыгы Рөстәм Гафаров, Физик тәрбия һәм спорт комитеты
рәисе Светлана Вострикова һәм “Ракета” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры
Алмаз Фазылҗанов белән бергә шундый ук исемдәге стадионда булды. Бу вакытта анда
балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең туп белән хоккей уйнаучы укучыларының тренировкасы
бара иде.
Шәһәр башлыгы балалар белән аралашты һәм спорттагы уңышлары
һәм кызыксынулары турында сорашты.
Стадион янәшәсендә төзелә торган ябык бассейнда Дәрвишләр поселогының
“Спектр” балалар-яшүсмерләр мәктәбе укучылары шөгыльләнәчәк. Бассейн директоры һәм
балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Альберт Салихов Мэрга өстәмә белем бирү
учреждениесендә хәзерге вакытта 5 юнәлеш (бадминтон, теннис, регби, тхэквондо,
бильярд) буенча 660 бала шөгыльләнүен җиткерде. Бассейнны кулланышка тапшыру белән
үк тагы берсе ачылачак – йөзү буенча дәресләрне 2018-2019 уку елында башларга планлаштыралар.
Эшне 3 тренер алып барачак, ә бюджет нигезендә 160-180 бала йөзәргә йөриячәк.
Бассейн көненә 600-ләп кешене кабул итә алачак, бер үк вакытта
хезмәттән 44 кеше куллана алачак.
Билгеләп үтәбез, бассейн төзүгә 110,55 млн сум акча бүленгән,
аларның 28 млн сумы – федераль бюджеттан һәм 82,55 млн сумы – республиканыкыннан.
Төзекләндерү һәм тышкы челтәрләргә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча
өстәмә рәвештә 46,7 млн сум акча бүленгән.
Яңа объект төзелеше бу елның март ахырында башланды. Капиталь
төзелеш һәм реконструкция идарәсе җитәкчесе Марат Сәмигуллин бассейн урнашачак 0,57 га территорияне күрсәтте.
Бинаның үзенең мәйданы 1270 кв.м тәшкил итәчәк.
Подрядчы оешма вәкиле сүзләренә караганда, төп эшләр ноябрь
ахырына тәмамланачак, объектны декабрьдә тапшырачаклар.
“Яңа елга Дәрвишләр поселогы халкы бассейнлы булачак, әлеге объект
микрорайон инфраструктурасы өчен әһәмиятле проект булып тора”, - дип билгеләп
үтте Илсур Метшин. Мэр сүзләренә караганда,
барлык җирле халык та микрорайоннан читкә чыгарга теләми. Әмма Казанда спорт инфраструктарсы
үсеш алган булса да, биредә спорт объектлары җитмәде. Бассейн ярдәмендә 200 бала
һәм 400 өлкән буын вәкиле көн саен йөзә алачак, дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
Совет районында бассейннан кала бу елда башка спорт объектлары
да барлыкка киләчәк – аерым алганда, республика программасы кысаларында тагы 3 универсаль
спорт мәйданчыгын ачу көтелә. Аларның берсе 72-нче номерлы мәктәп территориясендә
(Дружба ур., 1) урнашачак. Әлеге мәйданчыкта 4 меңләп җирле халык шөгыльләнә
алачак.
Мәйданчыкны караганнан соң шәһәр башлыгы подрядчылар һәм киңәшмәнең
башка катнашучылары белән бергә проектның детальләре һәм тормышка ашыру барышы турында
фикер алышты. Яңа мәйданчыкны мәктәптә ай ахырында көтәләр.