(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы июнь). Бүген Казанда “Ел табибы
– Ак чәчәкләр-2017”
X республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Чара Муса
Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында үтте.
Тантана башланганчы Рөстәм Миңнеханов Казан Мэры Илсур Метшин
һәм ТР сәламтәтлек саклау министры Гадел Вафин белән бергә республика
сәламәтлек саклау тарихы турындагы архив фотографияләреннән һәм
документларыннан оештырылган күргәзмәне карап чыкты.
Тантана театральләштерелгән пролог белән башланып китте.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үз
чиратында медицина хезмәткәрләренең һәрберсен чын күңелдән котлады һәм
һәрберсенә рәхмәт белдерде.
“Бездә шәп традиция бар – Медицина хезмәткәре көне алдыннан “Ак
чәчәкләр” конкурсына йомгак ясыйбыз. Быел без конкурсны унынчы мәртәбә
уздырабыз. Ел табибы исеменә иң яхшылар лаек була. Сезгә хезмәтегез өчен,
сайлаган һөнәрегез өчен рәхмәтемне җиткерәсем килә. Кеше гомере – сезнең
кулларда! Сездән башка беркем дә кешегә ярдәм итә алмый. Республикада медицина
тармагына бәйле күп программалар гамәлгә ашырыла. Быел тагын яңа программа
башланды – ике ел дәвамында барлык 197 поликлиниканы да рәткә китерергә хәл
иттек! Шәһәрләрдә һәм районнарда беренчел звено объектлары төзибез.
Матди-техник базаны ныгыту өлкәсендә генә түгел, профессиональ осталыкны
арттыру буенча да күп эшләр башкарыла. Чын күңелдән барыгызны да – һөнәри
бәйрәмегез белән, ә җиңүчеләрне югары исемнәре белән котлыйм. Уңышлар сезгә һәм
киләчәктә дә яхшы эшләгез!” - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты шулай ук сәламәтлек саклау тармагы
вәкилләренә дәүләт бүләкләре тапшырды (“Фидакарь хезмәт өчен” медале, “Татарстан
Республикасының Атказанган табибы” мактаулы исеме, Татарстан Республикасы
Президенты Рәхмәте).
Искәртәбез, 2017 елда конкурс унынчы мәртәбә уздырыла. Ел
саен җиңүчеләрнең берсенә төп приз буларак автомобиль бүләк ителә.
Быел “Ел табибы – Ак чәчәкләр-2017” конкурсында катнашу
өчен 146 заявка бирелгән. Конкурста “Ел табибы”, “Уникаль очрак”, “Елның
медицина хезмәткәре”, “Сәламәтлек саклау легендасы”, “Беренчел звеноның иң яхшы
табибы” номинацияләре тәкъдим ителгән, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат
хезмәте.