(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы март). Бу елда Казанда шәһәрнең иң зур медицина учреждениеләренең берсе – Зорге урамындагы 21-нче номерлы поликлиника кулланышка тапшырылачак. Шулай ук амбулатор типтагы яңа учреждение Совет районының Вознесение поселогында да барлыкка киләчәк. Сәламәтлекне саклау учреждениеләренең беренчел медицина звеносын модернизацияләү масштаблы планнары турында “Тема” телетапшыруының туры эфирында Казан Мэры Илсур Метшин сөйләп үтте.
Тапшыру барышында Мэрга Горсовет урамындагы 17/1 адресы буенча яшәүче пенсионер мөрәҗәгать итте һәм поликлиникалар мәсьәләсе өлкәннәр өчен зур проблема булуын, белгечләрнең җитенкерәнмәвен билгеләп үтте.
“Дәүләт әлеге юнәлешкә зур игътибар бирә, беренче чиратта, стационарларыбызга, ашыгыч ярдәм хезмәтләренә кагылышлы мәсьәләләрне карый. Поликлиникалар буенча әлегә федераль программа юк, әмма бу елда, Сәламәтлекне саклау министрлыгы ышандырганча, Зорге урамындагы 21-нче номерлы зур поликлиника төзекләндереләчәк һәм кулланышка тапшырылачак, шулай ук Вознесение поселогында эшләр фронтын ахырга кадәр китерәчәкбез”, - дип сөйләде Мэр.
Гомуми практика табиблары һәм участоклардагы педиатор-табиблар офисы Вознесение поселогының Грачиная урамында ачылачак. Әлеге эчтәлектәге карар ТР Министрлар кабинетында имзаланган. Төзелеш эшләрен агымдагы елда тәмамлау планлаштырыла.
И.Метшин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Казан шәһәр Думасының хисап сессиясендә поликлиникаларга капиталь төзекләндерү уздыру яңа прораммасына старт бирелүе турында игълан иткәнлеген җиткерде. Шәһәр җитәкчесе сүзләренә караганда, боерыклар бирелгән һәм проект-смета документлары эшләре башкарыла.
Шәһәр җитәкчесе шәһәр стационарларының 85%-ы лаеклы хәлгә китерелгәнлегенә игътибар юнәлтте. “Сәламтлекне саклау учреждениеләренең беренчел звеносын яхшырту өстендә әле эшлисе дә эшлисе. Бу елда программа тормышка ашырыла башлаячак. Моннан кала, “Дустанә поликлиника” исемле җитди программа эшләтеп җитбәрелә. Проектның гамәлгә ашырылуы еракта түгел, бу – якындагы 2-3 ел мәсьәләсе”, - дип ассызыклады Мэр, телевизор караучыларның сорауларына җавап биреп.