И.Метшин: “2020 елга кадәр Казанда 4896 урынга 4 мәктәп төзеләчәк”
Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы март). Казанның яңа ике
мәктәбе инде яңа уку елында укучыларны кабул итәргә тиеш. Бу вакытка кадәр
2-нче Азино урамындагы мәктәпне төзеп бетерү һәм кулланышка тапшыру
планлаштырыла. Ачылышы планлаштырылган тагы бер мәктәп – “Җиденче күк”
микрорайонындагы мәктәп. Мәктәпләр төзү федераль программасы буенча Казанда 2020
елга кадәр 4896 урынга дүрт гомуми белем бирү учреждениесе төзеләчәк. Бу хакта “Эфир”
телеканалындагы “Тема” тапшыруы барышында Казан Мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
Мәктәпләр төзү турындагы сорауны шәһәр җитәкчесенә бер
шәһәрле бирде. Әлеге ханымны 2-нче Азино урамында мәктәп төзелү-төзелмәү
мәсьәләсе борчый иде.
Илсур Метшин 2-нче Азино урамындагы мәктәп, финанс
мәсьәләләре белән тоткарлыклар булуга карамастан, төзеләчәклеген җиткерде. “Без
Россия Президенты Владимир Путинның 2015 елдагы юлламасында яңгыраткан федераль
программага зур өметләр багладык. Һәм менә беренче федераль акчалар күчте, мәктәп
шуларга төзеләчәк тә. Хөрмәтле телевизор караучыбыз әлеге мәктәпкә мөрәҗәгать
итә һәм баласын алдан яздыра ала”, - диде Мэр.
Шәһәр җитәкчесе сүзләренә караганда, 2020 елга кадәр
мәктәпләр төзү федераль программасы буенча Казанда 4896 урынга дүрт мәктәп
төзеләчәк, шул исәптән 2-нче Азино урамында да.