Казанның “Зөбәрҗәт шәһәр” торак комплексында урам яктыртылышы проблемасы чишелгән
Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре
KZN.RU, 16-нчы
март). Казанда “Зөбәрҗәт шәһәр” торак комплексы
территориясендә урам яктыртылышы проблемасы чишелгән. Бу хакта бүген “Эфир”
телеканалындагы “Тема” тапшыруы барышында Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин
хәбәр итте.
Исегезгә төшерәбез, челтәрләрне шәһәр балансына күчерү
барышында челтәрле компаниядә ("ТранзитЭнергоМонтаж” җаваплылыгы чикләнгән
җәмгыяте) “Татэнергосбыт” акционерлык җәмгыятендә килешү төзү өчен кирәк булган
техник документлар җыелмасы пакеты яңадан рәсмиләштерелде. Рәсмиләштерү эшләре вакытында
электр энергиясе тапшырылуы вакытлыча туктатылды. Тышкы төзекләндерү
комитетында хәбәр итүләренчә, бүгенге көндә документларны раслату барышы
тәмамланган, яктырту челтәрләре норматив, эшләү режимында, торак комплекста энергияне
саклау буенча даими схема җайга салынган.
Башкарма комитетның Тышкы төзекләндерү комитеты мәгълүматлары
буенча, “Зөбәрҗәт шәһәр” торак комплексы территориясендәге яктырту челтәрләре
муниципаль казнага Башкарма комитетның 2016 елның 6-нчы июленнән чыккан
2690-нчы номерлы карары нигезендә кабул ителгәннәр.