(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы март). Казан Мэры Илсур Метшин бүген “Эфир” телеканалындагы “Тема” тапшыруында катнашачак. Татарстан башкаласы җитәкчесе агымдагы елда торак йортларга һәм юлларга капиталь төзекләндерү үткәрү программасы турында сөйләячәк, торак-коммуналь хуҗалыгы проблемаларына кагылачак һәм туры эфир барышында телевизор караучыларның сорауларына җавап бирәчәк.
Илсур Метшинга сорауларны (843) 203-01-01 телефоны буенча биреп була. “Тема” тапшыруы 16-нчы март көнне 19.30 сәгатьтә туры эфирда чыга.