(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче март, Алсу Сафина). Казан ратушасында
бүген торак-коммуналь хуҗалыгы тармагының иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләделәр. Тантаналы
чара мартның өченче якшәмбесендә уздырыла торган һөнәри бәйрәм алдыннан үткәрелде.
Торак-коммуналь хуҗалыгы тармагының иң яхшы хезмәткәрләренә бүләкләрне Казан
Мэры Илсур Метшин, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү
комитеты рәисе Игорь Куляжев, Башкарма комитет урынбасары вазыйфасын вакытлыча
башкаручы – Торак сәясәте идарәсе җитәкчесе Марсель Габделхаков тапшырды.
“Март аенда билгеләп үтелә торган Торак-коммуналь хуҗалыгы
көне алдыннан торак территорияләрен яшелләндерү, ишегалларын төзекләндерү,
торакка капиталь төзекләндерү ясау программаларын тормышка ашыру нәтиҗәләрен
чыгару матур традициягә әйләнде”, - дип ачып җибәрде чараны Казан Мэры.
Шәһәр җитәәкчесе әлеге һөнәри бәйрәмнең ярты гасырдан артык
билгеләнүен искәртеп үтте.
Мэр Казанның Торак-коммуналь хуҗалыгы тармагының ил
масштабында алдынгы позицияләрдә баруын, күпчелек мәсьәләләр буенча Татарстан
башкаласын новатор буларак тануларын билгеләп үтте.
Соңыннан Казан Мэры Илсур Метшин һәм Тышкы төзекләндерү
комитеты рәисе Игорь Куляжев торак-коммуналь хуҗалыгы тармагының иң яхшы
хезмәткәрләрен бүләкләде. Марсель Габделхаков шулай ук ТКХ комитетының мактау
грамоталарын тапшырды.
И.Метшин торак-коммуналь хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләрен
якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм көн саен башкара торган
эшләре өчен рәхмәт белдерде.