(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы гыйнвар, Алсу Сафина). Кайбер кыенлыкларга
карамастан, узган ел шәһәрнең төзелеш тармагы өчен нәтиҗәле булды, дип билгеләп
үтте Казан Мэры Илсур Метшин бүгенге аппарат киңәшмәсендә. Башкарма комитетның
шәһәр төзелеше сәясәте буенча беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов билгеләп
үткәнчә, 2016 елның башыннан Казанда 925 073 кв.м торак төзелгән.
Азат Нигъмәтҗанов үзенең докладында узган елда “Современник”
торак комплексында BREEAM халыкара экологик стандарты буенча сертификацияләнгән
шәһәрдә беренче күпфатирлы йорт кулланышка тапшырылганлыгын билгеләп үтте.
Ул хәзерге вакытта ике төзүче BREEAM стандартларын үз
объектларына кертүен сөйләде.
“Элек без “яшел стандарт” аңлатмасы турында чит илдә генә
ишетә һәм безнең өчен бу бик ерак киләчәк дип уйлый идек. Һәм менә беренче йорт
кулланышка тапшырылды. Ул гына түгел, торак йорттагы фатирлар кыйммәт бәягә, кайнар
пәрәмәчләр кебек, тиз арада сатылып беткән. Бу исә кешеләрнең яңалыкларны теләп
калып итүләрен генә түгел, ә уңайлы, экологик яктан чиста йортта яшәргә теләүләре
турында да сөйли, - дип шәрехләде И.Метшин. - Әлеге трендны тотып алулары өчен
төзүчеләребезгә рәхмәт”.
Шәһәр җитәкчесе докладта китерелгән мәгълүматларны шәрехләп
үтте: соңгы 10 елда төзелгән торакның күләме алдагы ел белән чагыштырганда
40%-ка үскән – 6 млн. кв метрдан алып 8,48 млн. кв метрга кадәр. “Шәһәр хуҗалыгын
аңлаган кеше башка төбәккә килә һәм андагы күпме кран калкып торганлыгын,
никадәр интенсив эш барганлыгын күрә икән, ул шәһәрнең үсү-үсмәвен шунда ук
аңлый”, - дип билгеләп үтте И.Метшин.
Ул социаль инфраструктура объектларын торгызу шәһәр
яшәешенең һәм үсүенең бер дәлиле булып торганлыгын билгеләп үтте: комплекслы
төзелеш бара, шуның белән беррәттән төзелә торган торакның сыйфаты шактыйга
үзгәргән.
Шәһәр җитәкчесе сүзләренә караганда, биредә Татарстан
Президенты Рөстәм Миңнехановның өлеше зур. Торак төзелешенә ТР Президенты
каршындагы Дәүләт торак фонды да әйтеп бетергесез өлш кертә. Мисал өчен, Дәүләт
торак фонды программалары буенча узган елда 80 мең 185 кв.м тора (1529 фатирлы
9 торак йорт) төзелгән.