(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы гыйнвар, Михаил Ченцов). 4-нче
февральдә Казан юбилей чаңгы марафоны узачак, чарада Россия һәм башка илләрдән
670 спортчы катнашуы көтелә. Россиянең паралимпия җыелма командасы марафонда 5
чакрымлык дистанциядә катнашачаклыгын раслаган. Ярышта катнашучылар арасында –
Татарстан, Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Пермь, Тольятти, Уфа вәкилләре, шулай ук
Казахстан һәм Чехия чаңгычылары. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбе вакытында Казан
Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Светлана
Вострикова хәбәр итте.
Ул 2017 елда Казан чаңгы марафонына 50 ел булачаклыгын һәм, Россиянең
иң зур чаңгы марафоны “Russialoppet” сериясенә кереп, халыкара статус алганлыгын
билгеләп үтте. Бу елда ярышлар яңартылган “Локомотив” чаңгы базасында үтәчәк.
Марафонда катнашырга теләк белдергән 670 спортчының 500-е 50
чакрым дистанцияне сайлаган, 100 кеше – 25 чакрымлык ярыммарафон дистанциясен,
тагы 70 чаңгычы – 5 чакрым йөгерәчәк. Барлык спортчылар да дистанцияне ирекле стильдә
узачак. Ярышларның гомуми приз фонды 1 млн. сум. Йөгерүләр 10.00 сәгатьтә башлана.
Үз чиратында, Казан Мэры Илсур Метшин марафонның барлык
катнашучыларын да яхшы нәтиҗәләргә ирешергә чакырды. “Марафонның барлык
катнашучыларына да уңышлар телисем килә. Муниципалитет хезмәткәрләрен, шул
исәптән җитәкчеләр залында утыручыларны да чаңгыда күрергә өметләнәм. Сәламәт
тәндә - сәламәт акыл, иптәшләр”, - дип нәтиҗә ясады Казан Мэры.