(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы гыйнвар). Казанда шәһәрнең
мәдәният сарайларын мәдәният үзәкләренә үзгәртү концепциясе әзерләнгән. Бу
хакта бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында шәһәрнең Мәдәният идарәсе җитәкчесе
Азат Абзалов хәбәр итте.
Докладчы сүзләренә караганда, хәзерге вакытта мәдәният
йортларының күпчелек өлеше үз эшен совет заманыннан килгән схема буенча
түгәрәкләр һәм чаралар уздыру аша оештыра. “Мәдәният үзәге” дигән гыйбарәне исә
без модернизацияләнгән мәдәният учреждениесе, аның янындагы һәм якындагы
йортлар тирәсендәге парк зоналары дип аңлыйбыз. Әлеге учреждение халыкның
үсешенә, яңа досуг образы, иҗади үсеш һәм тулаем алганда социамәдәни тормыш
формалаштыруга булыша”, - дип билгеләп үтте А.Абзалов.
Мәдәният йортлары эшенең форматын үзгәртү кысаларында 2016
елның декабрендә пенсионерлар өчен “Жизнелюб” клублар челтәре проекты эшләп
китте. 1,5 ай эчендә биредә моңа кадәр мәдәният йортларына йөрмәгән 1000 “өченче
буын” казанлы катнашкан.
Казан Мэры Илсур Метшин, җиңел булмаган ситуациягә
карамастан, Казандагы мәдәният йортларын сакларга ирешелгәнлеген билгеләп үтте.
“Авыр булды, катлаулы булды, һәм көтеп алынган ике капиталь
ремонтны – Урицкий мәдәният йортында һәм Ленин мәдәният йортында – бу елда без
һичшиксез башкарачакбыз һәм кулланышка тапшырачакбыз. Президентыбызга, әлеге
карарны кабул итү өчен тырышкан битараф булмаган кешеләргә, һәм, әлбәттә инде,
әлеге бинада эшләүче иҗат коллективларына рәхмәт. Биналар совет чорыннан бирле
капиталь ремонт күрмәгән, әмма биредә тормыш кайнаган, шуңа да зарыгып көтеп
алабыз. Система үзе модернизацияләүгә мохтаҗ, ул беренче чиратта кешеләргә
эшләргә тиеш”, - дип фикере белән уртаклашты шәһәр җитәкчесе.
Шәһәр җитәкчесе “Жизнелюб” кебек “беренче карлыгачлар”ның
нәтиҗәләре үзләре турында үзләре сөйли дип билгеләп үтте. “Әлеге проект аша кыска
вакыт эчендә меңләгән кеше узган – бу яхшы күрсәткеч, әмма безнең 300 меңләп
пенсионер икәнлеген дә онытмаска кирәк, шуңа да проект тагы да күбрәк кешеләрне
колачларга тиеш. Район башлыклары үзләренә ышанып тапшырылган территорияне
контрольгә алсын, креатив һәм тәкъдимнәр күбрәк булсын иде”, - дип йомгак ясады
И.Метшин.