(Казан
шәһәре
KZN.RU, 30-нчы
декабрь).
Казан Мэры
Илсур
Метшин «Хан
ишегалды»
дигән милли Яңа ел авылында
булып кайтты. Татарстан башкаласы халкы
һәм кунаклар өчен әзерләнгән, «Казан»
халыкара ат спорты комплексы территориясендә
урнашкан әлеге кышкы күңел ачу мәйданчыгы
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан тәүге тапкыр
үз ишекләрен ачты.
Чыршы
итеп эшләнгән «Хан сарае» – әлеге
мәйданчыкның төп бизәге. Илсур
Метшин эчкә үтеп, йортны
карады. Биредә шәһәр башлыгы Кыш бабайны
очратты, ул шәһәр башлыгын Яңа белән
тәбрикләде һәм аңа бәйрәм күчтәнәче
тапшырды.
Биредә
Татарстанның иң яхшы
осталары җитештергән кул
эшләнмәләре һәм сувенирлардан ярминкә
оештырылган. Проект җитәкчесе Луиза
Миңгалиева
шәһәр башлыгына «Хан ишегалды»
турында тулы мәгълүмат җиткерде. Ул
биредә көн саен күңелле тамашалар,
Татарстан башкаласы иҗат төркемнәре
чыгышлары оештырылачагы
турында әйтеп үтте.
1-сеннән 8-нче гыйнварга
кадәр нәни тамашачылар өчен «Шәһәрдә
әкият» дигән интерактив программа
әзерләнгән булуын да җиткерде.
Бирегә килүчеләр шулай ук атларда йөри,
ә хаски-паркта
исә этләр җигелгән чанага
утырып йөри, төрле уен
һәм бәйгеләрдә катнаша, ачык бозда шуа
алалар.
Илсур
Метшин милли тирмәне (юрта)
карап чыкты. Төньяк халыклар
вәкиле шәһәр башлыгын күчмә халыкларның
гореф-гадәтләре белән таныштырды, әлеге
халыкларның махсус пычакларын, җәя,
милли киемнәрен күрсәтте һәм кунакны
чәй белән сыйлады. Казан Мэры объектның
шәһәр халкы һәм туристлар өчен бик
кызыклы урын булуын билгеләп үтте.
Ипподром
территориясендә спорт
яратучылар өчен дә күңел ачу чаралары
җитәрлек итеп әзерләнгән. Илсур
Метшин яңа мини-футбол
манежын карады. «Хан
ишегалды» проектын булдыру
тәкъдиме белән чыккан «Татспиртпром»
компаниясе генераль директоры
Ирек Миңнәхмәтов
сүзләренчә, киләчәктә
алар әлеге җирлектә пейнтбол үзәген
ачарга телиләр.
Исегезгә
төшерәбез, «Хан ишегалды» Казанда 24-нче
декабрьдә ачылды. Монда Татарстанның
иң яхшы осталары җитештергән кул
эшләнмәләрен
һәм сувенирлар сатып
алырга, милли ризыклардан авыз итәргә
була һәм биредә кышкы Сабантуй
оештырылачак. Комплекс
14-нче гыйнварга кадәр эшли.
Чарада
шулай ук Башкарма комитет җитәкчесенең
беренче урынбасары Дамир Фәттахов,
Совет районы администрациясе
башлыгы Рөстәм Гафаров, «Казан»
халыкара ат спорты комплексы
директоры Сергей
Василенко һ.б. катнашты.