(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы декабрь, Алсу Сафина). Казанның
Губкин урамында урнашкан “МЧС” торак комплексындагы йортның беренче өч подъезды
Яңа елга кадәр кулланышка тапшырылачак. Бу турыда “Фон” компанияләр төркеменә
өлеш кертеп фатир алучыларга бүген торак комплексның төзелеш мәйданчыгына
килгән Казан Мэры Илсур Метшин җиткерде. Моннан тыш, өлеш кертеп фатир алучыларның
катлаулы мәсьәләләрен хәл итү өчен шәһәрнең аларга Серов урамыннан 1,5 га мәйданда җир биләмәсе
бүлеп бирүе билгеле булды.
Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов
шәһәр башлыгына өч подъездның берсендә урнашкан өч фатирны күрсәтте. Аларны
иртәгә кулланышка тапшырачаклар. Азат Нигъмәтҗанов объектны кулланышка тапшыру
турында рөхсәт биреләчәген һәм аннан соң 78 фатир хуҗасының теркәү палатасына
барып, “Фон” вәкилләреннән ачкыч ала алулары турында әйтеп үтте.
“Эш башланып китте”, - диде Башкарма комитет җитәкчесенең
беренче урынбасары.
Аннан соң Казан Мэры өлеш кертеп фатир алучылар белән
аралашты. “Без теләгән темплар белән бармасак та, мәсьәлә әкрен генә хәл ителә
бара, - дип аңлатты ул. – Яңа ел алдыннан беренче өч подъездны тапшыра алу “бәхетенә
ирештек”. Шушы вакыт эчендә биш йортның барысына да караган челтәрләр мәсьәләсе
хәл ителде. Әлеге өч подъездны кулланышка тапшыру безнең өчен бик мөһим, чөнки
челтәрләр эш режимында кулланылырга тиеш. Иртәгедән идарә компаниясе әлеге подъездларны
кулланышка тапшыра башлый”. Илсур Метшин “МЧС” торак комплексындагы 78 фатирны
төзеп бетерү эшләрен үз өстенә алган “Бриз” компаниясенә рәхмәтен белдерде. Моннан
тыш, компания “Симфония” торак комплексындагы өч йортны төзү эшендә дә катнаша.
Илсур Метшин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үтенече
буенча РФ Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Игорь Шуваловның өлеш кертеп
фатир алучыларның мәсьәләсен чишү өчен Губкин урамында урнашкан федераль җир
биләмәсен республика милке итеп бүлеп бирү бурычын йөкләве турындагы
мәгълүматны җиткерде. “11,2
га мәйдандагы җир әлеге максатлар өчен дип билгеләнде. Тагын
3,3 га мәйданны
республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы территориясеннән “алачакбыз”. Мәсьәләне
хәл итү өчен 14,5 га
мәйдан кирәк булачак”, - дип аңлатты Мэр.
Азат Нигъмәтҗанов өлеш кертеп фатир алучыларга Яңа елдан соң
ук объектта йортлар төзелешен дәвам итү өчен техник аспектларны чишү мәсьәләсе
буенча ТР дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе Василий Кудряшов катнашында
киңәшмә үтәчәге турында хәбәр итте.
Очрашуда шулай ук Совет районы администрациясе башлыгы Рөстәм
Гафаров, “Бриз” компаниясе директоры Андрей Беляков, “Фон-Ривьера” җаваплылыгы
чикләнгән җәмгыяте директоры Диана Әхмәтҗанова, Торак сәясәте идарәсе башлыгы Марсель
Габделхаков һ.б. катнашты.