(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы декабрь, Михаил Ченцов). Казанның
“Әкият” курчак театры янында боз шәһәрчеге ачылды. Шәһәр халкының яраткан күңел
ачу урынына әйләнгән әлеге мәйдан ачылуын халык бик зарыгып көткән иде. Казанлыларны
ачылу тантанасы һәм якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән Казан Мэры Илсур
Метшин тәбрикләде.
“Яңа елга аяк басарга бик аз вакыт калып бара. Без барыбыз
да – балалар һәм олылар, әбиләр һәм бабайлар, әтиләр һәм әниләр – Яңа елны
көтеп алабыз һәм күңел ниндидер могҗизага өметләнә. Хөрмәтле казанлылар, 2016 елда республикабыз, башкалабыз үсеше өчен тырышып башкарган хезмәтләрегезгә, безнең белән бергә булганыгызга зур рәхмәтемне
җиткерәм. Яңа елда сезнең һәрберегезнең, якыннарыгызның исән-имин булуын һәм ихлас
теләкләрегезнең чынга ашуын телим”, - диде шәһәр башлыгы.
Боз шәһәрчеген ачу тантанасында шәһәр күләмендә үткәрелгән “Халык
Кыш бабае” бәйге-фестиваленә нәтиҗәләр ясадылар. “Цыпа” командасының “бабае”
җиңүче дип табылды. Ул 100 мең акчалата бүләккә ия булу белән бергә, бик күп тамашачы
мәхәббәтен яулады. Бәйгедә катнашкан барлык Кыш бабайлар сәхнәдә чыгыш ясаганда
халык аларны алкышлап, “бабайларга” кушылып рәхәтләнеп җырлады.
Боз шәһәрчегенә килүчеләргә күңел ачу программасы
әзерләгәннәр иде – биредә олылар һәм балалар өчен ясалган тауларны, халык
әкиятләре мотивлары буенча эшләнгән боз скульптураларын күрергә була. Шәһәрчеккә
керү юлында мөлаем елмаеп, халыкны аниматор-кар бабайлар каршы алды. Салкын
кичтә туңып киткән очракта туклану нокталарында кайнар чәй белән җылынырга була
иде.
Шәһәрчекне ачу тантанасы чыршыга утлар кабызу белән тәмамланды.
Әлеге дәрәҗәле эшне “Халык Кыш бабае”на йөкләделәр. Шәһәр халкы өчен зур бүләк
тә әзерләгәннәр иде – ахырда аллы-гөлле төсләргә күмелгән салют аттырдылар.
Боз шәһәрчегенә көн саен сәгать 9.00 алып сәгать 23.00 кадәр
килергә була. Шәһәрчектә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән керү юлына куелган
махсус стендларда танышырга була.
Чарада шулай ук Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары
Дамир Фәттахов, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү
комитеты рәисе Игорь Куляжев, Башкарма комитет җитәкчесенең икътисади үсеш
буенча урынбасары Иван Кузнецов, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе
башлыгы Андрей Лобов, Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов һ.б. катнашты.