(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы декабрь). Казан Мэры Илсур
Метшин бу елда соңгы эшлекле дүшәмбе утырышын үткәрде. Шәһәр җитәкчесе башкала
халкын һәм хезмәттәшләрен якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрикләде һәм
шәһәр структур бүлекчәләре җитәкчеләренә бүләкләр алу тыелганлыгын искә төшереп
үтте.
Исегезгә төшерәбез, ришвәтчелеккә каршы законнар нигезендә, җитәкче
вазифаларын башкаручы чиновникларга физик һәм юридик затлардан бүләкләр алу
тыела. Шәһәр башлыгы шулай ук Игелек Mail.Ru хезмәтенең эшләве турында да искә
төшерде. “Чын мәгънәсендә ярдәмгә мохтаҗ кешеләр күп. Коллегалар, әйдәгез, менә
шундый кешеләргә ярдәм итик, аларга бүләк бирик”, - дип мөрәҗәгать итте утырышка
килгәннәргә И.Метшин.
Шәһәр башлыгы башкарган эшләре өчен Башкарма комитет
белгечләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде, шулай ук республика Хөкүмәтендәге, ТР
Дәүләт Советындагы, федераль учреждениеләрдәге хезмәттәшләрен якынлашып килүче
Яңа ел белән котлады. “Узып бара торган 2016 ел өчен рәхмәт. Ярдәм, уртак хезмәттәшлектән
башка без мондый нәтиҗәләргә ирешә алмаган булыр идек”, - дип ассызыклады шәһәр
башлыгы. Казан Мэры аерым рәхмәт сүзләрен Татарстан Президенты Рөстәм
Миңнехановка юллады. “Нинди генә авыр ел булуына карамастан, бер генә социаль
программа да гамәлгә ашырылмый калмады. Президентыбыз өчен башкала аерым
игътибар үзәгендә. Моның бәһасе юк”, - диде шәһәр башлыгы.
Илсур Метшин шәһәр уңышларында башкала халкының роле зур
булуын да билгеләп үтте. “Бу елда башкарган эшләр өчен барыгызга да рәхмәтемне
җиткерәм. Ел гади булмады, ләкин бергә яхшы эшләдек. Барлык уңышларны да иң
беренче шәһәр халкы белән бүлешәбез. Минем ата-аналарга үтенечем – саф һавада
балаларыгыз белән күбрәк йөрегез. Кыш бабай бу елны карны мулдан яудырды –
паркларда, скверларда, хоккей мәйданчыкларында актив ял өчен барлык мөмкинлекләр
дә бар. Бай эчтәлектәге мәдәни программа әзерләнде. Әлбәттә, сезнең
һәрберегезгә физик һәм рухи яктан нык сәламәтлек, гаилә бәхете, киләсе елның
уңышлы һәм тыныч булуын, яхшы эшләвегезне телим. Якынлашып килүче Яңа ел белән
сезне”, - диде И.Метшин.