(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче декабрь). Казан Мэры Илсур
Метшин Татарстан башкаласында яшәүчеләрне якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.
“Хөрмәтле казанлылар!
Сезне чын күңелдән якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрик
итәм!
Шәһәр үсешенә шактый зур өлеш кертүегез, фидакарь хезмәтегез
өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәм!
Сез халыклар бердәмлегенең Казанның уңышлы үсешендә төп нигез
булуын тагын бер кат расладыгыз.
Гади булмаган 2016 ел киеренке эш белән үтеп бара. Бу көч
туплау һәм аны сынау, уңыш һәм яңа проектлар елы булды. Мәгълүм булганча, каршылыкларның
һәм авырлыкларның барысы да биеклеккә омтылу өчен баскыч булып тора. Һәм Казан
кайбер күрсәткечләр буенча “әлеге биеклекләрне яулый алды”. Яуланган үрләр ул -
Казанның миллионнан артык халкы булган Россия шәһәрләре арасында инвестицияләр
күләме буенча икенче урында булуы да, 2 млн.кв.м төзекләндерелгән Казан
урамнары һәм ишегаллары да, 800 мең квадрат метр яңа торак мәйданы да, һәм 2016
елда ун меңнән артык яңа туган балалар да.
Билгеләнгән барлык программаларның үтәлеше узып бара торган
елның иң зур уңышы – без аларның берсен дә кире бормадык, сызып атмадык, алга
таба эшләнер дип калдырмадык. Казан тормыш дәрәҗәсе буенча тагын да уңайлы
шәһәргә әйләнсен өчен без сезнең белән бу елда тырышып эшләдек: парк һәм скверларыбызны,
юлларны, йортларны, ишегалларын, мәктәп һәм балалар бакчаларын төзекләндердек.
Моннан тыш, узып бара торган ел стратегияләрне сайлау елы
булды. Шәһәр халкы белән бергә без 2030 елга шәһәрнең нинди булырга тиешлеген
һәм аңа ирешү юлларын билгеләдек.
Икътисади һәм социаль индикаторлар белән бергә, без “Игелекле
Казан”га илтә торган тагын бер мөһим тармакны билгеләдек. Минем шигем юк, әлеге
юлда без җитди нәтиҗәләргә ирешәчәкбез. Чөнки мин казанлыларның шәфкатьле һәм
киң күңелле булуларына ышанам. Алар беркайчан да кеше кайгысына битараф
булмады.
Менә инде бик тиздән без якыннарыбыз белән бергә 2017 елны
каршы алачакбыз. Мин киләсе елның якты һәм хатирәләргә бай булачагына ышанам
һәм алдагы ел һәр гаиләгә яңа үзгәрешләр алып килер дип өметләнәм.
Сезгә ихластан нык сәламәтлек, бәхет, мәхәббәт, игелек һәм
иминлек телим! Могҗизаларга бай Яңа ел төнендә барлык изге теләкләрегез чынга
ашсын!” - диелә котлауда.