(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы декабрь, Антон Ноздрин). Татарстан
башкаласында Яңа ел бәйрәмнәре вакытында төзекләндерү тармагы белән бәйле
авария бригадалары тәүлек буе кизү торачак. Бу турыда бүген Казан Мэриясендә
үткән эшлекле дүшәмбе утырышында шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары –
Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев җиткерде.
Аның сүзләренчә, 550 берәмлек җыештыру техникасының барысы
да төзек хәлдә һәм тулы әзерлектә. “Бик күп кар яуган очракта әлеге эшкә тагын
өстәмә 400 берәмлек махсус техниканы җәлеп итү турында килешүләр төзелде”, -
дип хәбәр итте И.Куляжев.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары хәбәр иткәнчә, ясалма
корылмаларны, җир асты һәм җир өсте җәяүле кичүләрен, тукталыш мәйданчыкларын,
чыршы шәһәрчеге тирәсендәге мәйданнарны карап тоту аерым контрольгә алынган.
И.Куляжев сөйләгәнчә, тышкы яктырту системасының стабиль
эшләвен “Казэнерго” оешмасы хезмәткәрләре тикшереп торачак. Ягъни бригада кизү
торачак. Шулай ук предприятие белгечләре Яңа ел иллюминациясенең эшен дә
контрольдә тотачаклар.
Чыгыш ясаучы искә төшереп үткәнчә, Меңьеллык мәйданында үзәк
шәһәр чыршысы бизәлгән мәйданчык 30-нчы декабрь көнне ачылачак һәм ул 15-нче
гыйнварга кадәр эшләячәк. 29-нчы декабрьдә исә “Әкият” курчак театры янындагы
боз шәһәрчеге ачылачак. Яңа ел бәйрәмнәре вакытында яңа ел утлары тышкы яктырту
челтәрен кабызу һәм сүндерү графигы нигезендә эшләячәк, диде ул.
Моннан тыш, И.Куляжев хәбәр иткәнчә, муниципаль җәмәгать
бәдрәфләре көн саен 9.00-22.00 вакыт аралыгында эшләячәк. Чыршы шәһәрчекләре
тирәсендәге бәдрәфләр исә, 31-нче декабрьдән 2-нче гыйнвар көннәрендә төнге
сәгать 2.00 кадәр эшләячәк. Калган көннәрдә 24.00 сәгатькә кадәр.
Казан Мэры шушы көннәрдә рәсми рәвештә ачылган Горки-Әмәт
урман паркын төзекләндерү барышында сыйфатлы яхшы эш башкарылганы өчен Куляжевка
рәхмәт сүзләрен җиткерде.