Казанда 77 хоккей мәйданчыгы тикшерелгән
Денис Гордийко фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы декабрь, Антон Ноздрин). Татарстан
башкаласында барлык хоккей мәйданчыклары да шуу өчен яраклы дип табылган. Бу
турыда бүген эшлекле дүшәмбедә Контроль һәм ришвәтчелеккә каршы эш идарәсе
җитәкчесе Елена Тощева җиткерде.
Ул хәбәр иткәнчә, декабрь башында идарә белгечләре 77 хоккей
мәйданчыгын тикшергәннәр. “Тикшерү нәтиҗәсендә 74 мәйданчыкка “яхшы” һәм “бик
яхшы” билгеләре куелды. Боларда инде боз катырылган һәм әлеге мәйданчыклар
даими рәвештә кардан чистартылып тора”, - дип җиткерде Е.Тощева. Әмәт, Петровский
һәм Вознесение бистәләрендә урнашкан өч мәйданчык буенча кисәтүләр ясалган. Идарә
башлыгы хәбәр иткәнчә, ясалган кисәтүләр буенча әлеге объектларда эш уңай якка үзгәргән
– бозның сыйфаты яхшырган, кардан чистартылган. “Шулай итеп, барлык
мәйданчыклар да шуарга яраклы”, - диде Е.Тощева.
Казан Мэры Илсур Метшин хоккей мәйданчыкларының балаларның
ялын оештыру өчен бик яхшы урын булуын билгеләп үтте һәм ата-аналарны балалар
белән күбрәк вакытны саф һавада үткәрергә чакырды.