(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы декабрь, Антон Ноздрин). Казан
Мэриясендә атна саен үтә торган аппарат киңәшмәсенең бүгенге утырышы бер минут
тынлыктан башланып китте. Чарада катнашучылар “Ту-154” самолеты фаҗигасендә
һәлак булганнарны искә алдылар. “Фаҗига булган урын - Кара диңгез. Иҗат
кешеләре, журналистлар үлде. Кызганыч, минем белүемчә самолетта Казан кызы да
булган. Ничек кенә булмасын, әле фаҗига бөтен илне тетрәтте. Үлгәннәрне бер
минут дәвамында искә алырга тәкъдим итәм”, - диде Илсур Метшин.
Фаҗигале төстә һәлак булучылар арасында Казанда туып үскән, Казан
хореография училищесын тәмамлаган, моңа кадәр Мәскәүдә яшәгән Ралина Гыйльманова
һәм Казан егете, җырчы-тенор Владислав Голиков та бар.
Россия Оборона министрлыгының “Ту-154” самолеты 25-нче декабрьдә
сәгать 5.00 тирәсендә Сочи аэропортыннан очып китүгә берничә минут үтүгә радарлардан
югала. Самолетта 92
кеше булган, бу – самолет экипажы, хәрби хезмәткәрләр, Александров
исемендәге җыр һәм бию ансамбле артистлары, журналистлар. Самолетның Латакиягә
(Сирия) очуы булган. Ансамбль артистлары Россия хәрбиләрен Яңа ел белән тәбрик
итәргә тиеш булганнар. Соңрак авиалайнер корпусының фрагментлары Кара диңгездә
Сочидан километр ярымда табылган.
26-нчы декабрь Россиядә матәм көне дип игълан ителде.