(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче декабрь). Бүген Татарстан
Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов балаларның “Аҗаган” фәнни-күңел ачу
үзәгендә булды (“Казан-Арена” стадионы). Биредә балаларга робот техникасын
өйрәтү буенча “КибернетикУМ” дигән яңа белем бирү мәйданчыгы ачылды.
Рөстәм Миңнехановны Казан Мэры Илсур Метшин, ТР
Премьер-министр урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман
Шәйхетдинов, ТР Премьер-министр урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов,
“Аҗаган” җитештерү берләшмәсе генераль директоры Артур Габделҗанов һәм башкалар
озата йөрделәр.
“КибернетикУМ” – балалар белән робот техникасын, радиоэлектрониканы,
3D-дизайн һәм программалаштыруны өйрәнүгә юнәлдерелгән уникаль белем бирү
мәйданчыгы ул.
Локацияләрне карау барышында Рөстәм Миңнехановка үзәккә
килүчеләр өчен белем бирүнең махсус методикалары булдырылуы турында хәбәр
иттеләр. Алар Lego, TETRIX конструкторларын куллану, шулай ук “Аҗаган өчен
махсус эшләнгән җиһазларны куллануны күз алдында тота.
“КибернетикУМ” станциясе нигезендә 7 белем бирү курсы
оештырылган: модельләр ясау, сәнәгать робот техникасы, гомуми электроника,
мәгариф робот техникасы, радиоэлектроника, 3D модель ясау, конструкция төзү
сыйныфлары.
“КибернетикУМ” җитәкчеләре хәбәр иткәнчә, яшь техниклар
белән тәҗрибәле укытучылар эшләячәк. Дәресләр Иннополис Университеты белән
эшләнгән махсус методикалар буенча алып барылачак.
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов “Юркин Парк: Бозлык чоры” күңел
ачу зонасында булды. Динозаврларның модельләре куелган паркны кар таулары, зур
шугалак, шиплы картингларда йөрү өчен трасса һәм башка инфраструктура белән
тулыландырганнар. Балалар өчен Кыш Бабай резиденциясе дә бар.